tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алтынга төрелгән мәхәббәт
Алтынга төрелгән мәхәббәт

Алтынга төрелгән мәхәббәт

Озак еллар дәвамында бер-берләренә таяныч, авыр чакларда ныклы терәк булып, бүгенге көнгә кадәр беренче мәхәббәтләренә тугрылык саклап, алтын туйларына җиткән парлар күңелләрдә зур хөрмәт һәм соклану хисләре уята.

Түбән Новгород өлкәсендәге Кочко-Пожарда яшәүче Вафа Гафар улы һәм Фаилә Баки кызы КУРАМШИННАР алтынга тиң туйларын билгеләп үттеләр. Язмышларын уртак бәйләгән 1971 елның 1 мартыннан соң ярты гасыр үтеп киткән. 50 ел бер уйда, бер киңәштә булып, тормыш сукмагыннан парлап атлаучы бу күркәм гаилә авылның иң абруйлы, үрнәк гаиләләренең берсе. Бәхетле парның фикеренчә, озак еллар бергә тату яшәү өчен икең бер кеше булып, бер-береңә кайгыда да, шатлыкта да ярдәм итү кирәк. Юбилярлар олы яшьтә булуларына карамастан (Вафа абый 2020 елның 8 ноябрендә 70 яшен тутырган, ә Фаилә апа шундый ук түгәрәк туган көнен, Аллаһы боерса, киләсе елга 9 октябрьдә каршы алачак), күңел күтәренкелеген, тормыш белән кызыксынуларын саклап калганнар. “Сандугачлар кебек пар килгәннәр” дигән әйтем, нәкъ менә Фаилә апа белән Вафа абый хакындадыр, мөгаен, чөнки алар бүген дә сандугачлар кебек сайрашып, бер-берләрен хөрмәт итеп, санлап гомер итә, яңа туган көннең һәр мизгеленнән тәм табып, Ходай биргән язмышларына шөкер итеп яши.

Тормыш юлларын бергә үтәр өчен һәрбер кеше үзенең бердәнберен, гомерлек ярын эзли. Ә менә Вафа абый белән Фаилә апага  бер-берләрен ерактан эзләргә туры килмәгән, чөнки алар бер тыкрыкта, бер-берсенә терәлеп торган диярлек күрше йортларда тәрбияләнәләр, бер авылның саф һавасын сулап,  бер “кизләү”нең  шифалы суларын эчеп, бала чактан бергә уйнап үсәләр. Кечкенә вакыттан  ук бер-берсенә тартылган яшүсмерләрнең күңелләрендә тора-бара сөю очкыннары кабына һәм алга таба бу хисләр олы мәхәббәткә әверелә. Бер-берләрен өзелеп яраткан ике яшь парны Аллаһы Тәгалә дөньяга килгән вакытларында ук насыйп ярлар итеп яраткандыр, күрәсең. “Узган гасырның 50-60 нчы елларында һәр гаилә диярлек 5-6, аннан да күбрәк бала тәрбияләде. Безнең турыда да ике дистәгә якын малай-кыз үсте. Ләкин минем йөрәк күпләр арасыннан Фаиләне сайлап алды, үзем дә югалып калганнардан булмасам да, минем игътибарымны ул чаялыгы, батырлыгы белән җәлеп итте.

1968 елда урта мәктәпне тәмамлап, колхоз юлламасы буенча Казан ветеринария институтына укырга кердем, хуҗалык идарәсе миңа ярыйсы гына стипендия түләп килде. Җан сөйгәнем белән вакытлыча гына булса да аерылышу бик авыр булды. Бер-беребезне ярату хисе шулкадәр көчле иде, Фаиләм белән күрешер өчен Казаннан поезд белән килеп, кайчакта өйгә дә кермичә, төн эчендә кире кайтып китә идем. Шулай итеп безнең мәхәббәт вакыт белән сыналды. Ә инде 1971 елның июлендә гөрләтеп туй иттек, өебез артык зур булмау сәбәпле, мәҗлес күрше Кафият абый Фәйзрахмановларның (капук) өйләрендә булды. Татар халкының гореф-гадәтләре буенча, кыз төшергәндә кияү һәм аның дус егетләре яшь киленнең артыннан гармун уйнатып, урам шаулатып җырлап баралар иде. Янәшә яшәгәнгә, без юлны бераз озайттык: “аймаслар” тыкрыгыннан менеп, үзебезнекеннән төштек”, – дип сөйләп китте мәхәббәт тарихлары турында  гаилә башлыгы.

“Авылда иң зур кавемнәрнең берсе – “курай” нәселенә килен булып төшүемә 50 ел узып киткән. Каен әтием Гафар, каен әнием Адлифә, аларның җиде балалары янына унынчы кеше булып килеп кердем. Хасәнә апа ул чакта Мәскәүгә киткән иде инде, иң кече Әлфиягә нибары 8 яшь иде. Яңа гаиләм мине бик җылы кабул итте, иремнең туганнары мине беркайчан якка какмады, моның өчен мин аларның һәрбересенә бүгенгәчә рәхмәтле. Нәнәй һәм әти белән дә бер дә сүзгә килмәдек, үзара килешеп, бик матур яшәдек, 1988 елда бастырган яңа йортыбызга да бергәләп күчтек, аларны кадер-хөрмәттән өзмәдек. Әтине 1990 елда, ә нәнәйне 6 елдан соң, соңгы юлга озаттык, алар безгә изге теләкләрен теләп, якты дөньядан китеп бардылар. Без бүген дә ике яклап күп санлы туган-тумачалар белән дус яшибез, кайгы-шатлыкларны бергә уртаклашабыз. Бала-оныкларга да үгет-нәсыйхәт биреп, туганлык җепләрен саклау нечкәлекләрен җиткерергә тырышабыз”, – дип сүзгә кушылды хуҗабикә якыннарын хөрмәт белән искә алып.

Бу урында кабат Курамшиннарның яшьлегенә кайтыйк. Өйләнешкән яшь пар Казанда яши башлый, Вафа абый укуын дәвам итә, ә Фаилә апа читтән торып, Казан педагогия институтының татар филологиясе бүлегендә югары белем ала. Тормышларын тулыландырып, 1972 елның май аенда кызлары Гүзәл туа. Шәһәрдә ике студентка фатир арендалап яшәү җиңелләрдән булмый, шуңа  карамастан, Вафа абый укуын уңышлы тәмамлый һәм 1973 елда  гаиләсен ияртеп, туган авылына кайта. Кайту көе яшь белгеч җиң сызганып хезмәткә чума.  “Табиб кешеләрне, мал табибы кешелек дөньясын дәвалый”, дигән әйтем бар халыкта, чөнки кешелек дөньясының куркынычсызлыгы хайваннардан алынган продукциянең сыйфатына бәйле. Алган һөнәренә  тугры калып, Вафа абый  лаеклы ялга киткәнче ветеринария табибы булып эшли. Сергач районы авыл хуҗалыгы идарәсе соравы буенча, 3 ел ветучастокта баш ветеринар булып хезмәт итә, аннары кире җирле колхозга кайта, параллель рәвештә Шөбиле колхозында да хезмәт куя. “Чирләрне диагностикалау, йогышлы авыруларга каршы профилактик чаралар үткәрү – барысы да минем җилкәдә иде. Ләкин эшем күмәк хуҗалык малларын карау белән генә чикләнмәде. Авыл халкының мал-туарына ветеринария ярдәме күрсәтү дә минем вазифам иде”, – ди хезмәт ветераны.

Фаилә апа кулына педагог дипломын алып, Кочко-Пожар урта мәктәбенә эшкә урнаша. Биредә ул тәҗрибәле мөгаллим,  лаеклы ялга киткән әтисе Баки абыйның эшен дәвам итеп, татар теле һәм әдәбиятын укыта башлый, 2000 елдан алып 2015 елга кадәр, ябылганчы, шушы мәктәпне җитәкли.

Кайда туган, шунда яраган дигәндәй, Курамшиннар бәхет эзләп читкә китмиләр,  аларның бар гомерләре туган якларында фидакарь хезмәттә уза. Гаилә архивында сакланучы күп санлы төрле дәрәҗә Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары – шушы намуслы хезмәт нәтиҗәләре.

Әлеге парга тормышның авырлыгын да, җиңеллеген дә күрергә, шатлык-сөенечләрдән башлары әйләнгән мизгелләрнең рәхәтлеген, кайгы күлләренең тирәнлеген дә татырга туры килә. 1975 елда алар кызларына иптәшкә ир-бала алып кайталар. Тик киләчәкләренә ышаныч баглап, картлык көннәрендә терәк-таянычлары булуга өметләнеп, шатланып кулларына алган Илдарлары кыска гомерле була, яшьтә дүрт айлык йөгереп йөри торган сабый көчле үпкә ялкынсынуыннан гүр иясе була. “Билгеле, мондый югалтулардан соң да тормыш дәвам итә, әмма 44 ел үтсә дә, татлы балабызны югалту хәсрәте бер минутка да истән чыкмый”, – диләр тирән кайгы кичергән ата-ана. 1977 елда дөньяга аваз салган, тупырдап торган кызчыклары Гөлнара гына бераз оныттыра әлеге югалтуны.

“Ата-ана өчен тәрбияле баладан да зур байлык булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык китерсә, ахирәттә йөзгә аклык китерер”, дигән танылган мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдин. Бу яктан язма геройларының җаннары тыныч. Мәхәббәтләренең татлы җимешләрен үзләре корган җылы ояда, җил-яңгырдан ышыклап, акыллы, тәртипле итеп, хезмәт сөяргә, тормыш кыенлыкларын горур үзарга өйрәтеп тәрбиялиләр. Кызлар үзләре дә инде күптәннән әни, игелекле, кешеләргә, әти-әниләренә ярдәмчел, үз балаларына үрнәк булып гомер итәләр.   Курамшиннар кияүләре Марат белән Эдуардны да үз улларыдай кабул итеп, бүген зур гаилә булып яшиләр, бала-оныклары алар өчен җирдәге тиңсез байлык. Гүзәл ире белән Мәскәүдә төпләнгән, олы уллары Рамил Мәскәүнең авиация институтын тәмамлап, хезмәт юлын башлаган инде, кечеләре Камил да шушы уку йорты студенты. Гөлнара гаиләсе белән авылда яши, аларның ике кызлары да бер үк уку йортын – РАНХиГСны сайлаган. Диана читтән торып Академиянең Түбән Новгород филиалын быел тәмамлаган, ә Эмилия югары белемне башкалада, көндезге бүлектә ала, 2 курс студенты ул. Гөлнара педагоглар династиясенең ышанычлы дәвамчысы (гомумән, Фаилә апалар ягында дистәдән артык педагогик белемле белгеч бар). Бүген Гөлнара Вафа кызы Кызыл Октябрь районы үзәге Уразавылда балалар бакчасы мөдире,  ата-аналар ихтирамын казанган тәҗрибәле җитәкче.

50 ел ул илле көн түгел. Шушы еллар эчендә язма сәбәпчеләре кичергән вакыйгаларны, аларның уй-кичерешләрен бер мәкаләгә сыйдырып булмый, аның өчен китап язарга кирәктер. Әмма юбилярларның  авыл мәдәнияте өлкәсенә керткән  өлешләрен билгеләп үтмәсәк, дөрес булмас. Курамшиннар – иҗади гаилә. Вафа абый авылның иң оста баянчысы, кечкенәдән җыр-моңга гашыйк булып үсә, элегрәк туй дисеңме яки башка шатлыклы мәҗлесме – берсе дә аның катнашыннан башка узмаган. Ул  бәләкәй бармаклары белән яшьли гармун телләрен санарга өйрәнә, үсә төшкәч,  баянга күчә. Ә җырлау сәләте аңа әнисеннән бирелгән, чөнки Адлифә апа татар халкының моңлы җырларын бигрәк матур башкара булган, аның бу таланты барлык балаларына, хәтта оныкларына да күчкән.  Вафа абыйны Кочко-Пожарның “халык артисты” дисәк тә, ялгыш булмас. Ул бүген дә өздереп уйнап-җырлап, авылда узган чараларны җанландыра, аның чыгышларын халык һәрвакыт көтеп ала һәм кайнар алкышларга күмә.

Фаилә апа да җан юлдашыннан калышмый, җырлый да, бию һәм шигырь сөйләү осталыгы да бар. Бу ике тынгысыз җан катнашуында авыл клубы сәхнәсендә уйналган спектакльләрнең саны бихисап. Алар икесе дә үз рольләрен шундый килештереп, кызыклы итеп, әсәрдәге геройларының образына тулысынча кереп китеп уйныйлар, чын Камал театры артистлары диярсең. Бу мөхтәрәм пар бүген дә иҗади тормыш белән яши, авыл күләмендә генә түгел, чит районнарда, өлкәдә үтүче төрле чараларда да актив катнаша, клуб каршында эшләп килгән “Чулпан” фольклор ансамбле составында 2019 елда Бозлауда узган “Милли көй” фестивалендә лауреат исеме яуладылар, Вафа абый районара, өлкә, регионара музыкаль конкурсларда призлы урыннар алган һәвәскәр җырчы һәм баянчы.

Редакция исеменнән хөрмәтле Вафа абый һәм Фаилә апа Курамшиннарны алтын туйлары, гаилә учагын саклаучы хуҗабикәне якынлашып килүче 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез! Алдагы тормышыгызны да аңлашып, тигезлектә үткәрергә язсын, әле бик күп еллар туар таңнарның алсулыгын күреп, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, җитеш тормышыгызның рәхәтендә, ныклы саулык, иман байлыгы белән бриллиант туегызга кадәр яшәргә насыйп булсын!

Кадрия СӘМИУЛЛИНА

“Туган як” газетасы

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*