tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Әниемнең җылы кочагы-2021” конкурсының җиңүчеләре билгеле
“Әниемнең җылы кочагы-2021” конкурсының җиңүчеләре билгеле

“Әниемнең җылы кочагы-2021” конкурсының җиңүчеләре билгеле

Бөтендөнья татар конгрессы оештырган “Әниемнең җылы кочагы – 2021” конкурсына йомгак ясау көне дә килеп җитте. Быел бәйгедә катнашучылар бик актив булды. Иң кадерле кешеләребез – әниләребезгә багышланган матур шигырьләр, җырларны балалар да, өлкәннәр дә яратып башкарды. Барлык катнашучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Конкурска старт 2021нче елның 17 нче февралендә бирелде һәм ул 3 нче мартка кадәр дәвам итте. Шушы вакыт аралыгында инстаграмга 896 эш килде. Катнашучыларның географиясе дә шактый киң. Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Белорусь, Казахстан, Кыргызстан, Эстония, Литва республикалары, Пермь крае, Пенза, Ульяновск, Самара, Төмән, Оренбург өлкәләре, ХМАО, Мәскәү шәһәрендә гомер итүче милләттәшләребез  нәфис сүзгә дә оста, моңлы итеп җырлый да. Ә инде бәйгедә катнашучыларның яшенә килгәндә – 2 яшьтән алып 85 яшькәчә. Гәрчә без 4 яшьтән дип билгеләсәк тә, иң нәниләр дә гаиләләрендәге өлкәнрәк апа-абыйларына ияреп безгә кушылды.

Конкурсны оештыручылар кызыклы чыгышлар күп булу сәбәпле, кайбер урыннарга икешәр җиңүчене билгеләде. Ә менә 15-18 яшькәчә катнашучылар арасында 1 нче урын бирелмәде. Шулай ук сәләтле катнашучыларның кайберләре Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хатларына да лаек булды. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз!

“Әниемнең җылы кочагы – 2021” конкурсы җиңүчеләре:

“Әниләр турында шигырь” номинациясендә:

4 – 7 яшькәчә

I урын – Айсылу Вәлиева ( Мамадыш шәһәре, 6 яшь)

II урын – Алиана Әхмәдуллина (Балтач районы, 6 яшь)

III урын – Диана Аптукова ( Пермь крае, Барда районы, 4 яшь)

8 – 14 яшькәчә

I урын – Карина Гимазова ( Башкортстан, Октябрьский шәһәре, 13 яшь)

II урын – Арифҗамал һәм Әхмәдкамал Хуҗиннар (Мәскәү шәһәре, 8 яшь)

II урын – Альмира Дәүләтшина (Казан, 10 яшь)

III урын -Карина Алиева ( Кыргызстан, Бишкәк шәһәре, 14 яшь)

15 – 18 яшькәчә 

I урын – Айрат Якупов ( Теләче районы, 17 яшь)

II урын – Әбделхәмид Әкрамов ( Мәскәү шәһәре, 17 яшь)

III урын – Алсу Мунжекова (Пенза өлкәсе, Каменко районы, 15 яшь)

18 яшьтән өлкәнрәк

I урын – Алия Корбанова ( Чаллы шәһәре, 27 яшь)

II урын – Юлия Хөсәенова ( Чүпрәле районы, 36 яшь)

II урын – Таһир Шәмсуаров (Лениногорск районы, 66 яшь)

III урын – Зөлфирә Гәрәева (Минзәлә районы, 66 яшь)

III урын – Ранил Ишморатов (Арча районы, 24 яшь)

“Әниләр турында җыр” номинациясендә:

I урын – Хәят Нуруллина (Яшел Үзән районы, 5 яшь)

II урын – Илзия Шакирова (Актаныш районы, 4 яшь)

III урын – Әдилә Фәезова ( Биектау районы, 7 яшь)

8 – 14 яшькәчә

I урын – Сияна Найдёнова (Литва, Висагинас шәһәре, 9 яшь)

II урын – Алим Мөхәммәтҗанов (Казан шәһәре, 9 яшь)

III урын – Камилә Абдуллина ( Башкортстан, Шаран районы, 13 яшь)

15 – 18 яшькәчә

I урын – бирелмәде

II урын – Алсинә Исмәгыйлева ( Оренбург өлкәсе, Иләк районы, 16 яшь)

III урын – Динара Бариева ( Пенза өлкәсе, Каменко районы, 17 яшь)

18 яшьтән өлкәнрәк

I урын – Мәрьям Тачукова (Пенза өлкәсе, Городище районы, 39 яшь)

II урын – Гөлкәй Шакирова ( Биектау районы, 31 яшь)

III урын – Тәлгать Фәхретдинов (Чүпрәле районы, 51 яшь)

III урын – “Умырзая” ансамбле (Балтач районы)

Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хатлары белән бүләкләнәләр:

Әмирхан Амелин, Ясминә Амелина ( Яшел Үзән районы, 4 яшь һәм 6 яшь)

Суфия Усманова (Казахстан, 10 яшь)

Фәһимә Вәлиуллова ( Чүпрәле районы, 85 яшь)

Фәүзия Хәдиуллина (Эстония, Таллин шәһәре, 64 яшь)

Гүзәлия Гаталуллина (ХМАО, Советский шәһәре, 51 яшь)

Мәдинә Лумпова-Касыймова (Белоруссия, Минск шәһәре)

“Мирас” фольклор коллективы (Биектау районы)

Рәшидә Бакиева (Төмән өлкәсе, Тубыл районы, 82 яшь)

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*