tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтиенең Мигъраҗ кичәсе уңаеннан мөрәҗәгате
Татарстан мөфтиенең Мигъраҗ кичәсе уңаеннан мөрәҗәгате

Татарстан мөфтиенең Мигъраҗ кичәсе уңаеннан мөрәҗәгате

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллахи вә бәрәкатүһ!

Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

Мөбарәк Раҗәб ае акрынлап ахырына якынлаша. Бүген исә, кояш баегач, 26-нчы раҗәбтән 27-нче раҗәбкә каршы төндә, бөтен дөнья мөселманнары Мигъраҗ кичәсен каршы алачак. Мигъраҗ дип Аллаһ Илчесе ﷺ белән булган иң зур вакыйганы атыйлар, һәм ул Аллаһның Чиксез Кодрәткә ия икәнлеген һәм Аның теләсә нинди могҗизалар кылырга Көче барлыгын дәлиллли.

Мигъраҗ – Пәйгамбәрнең ﷺ күккә ашуы ул. Мигъраҗга кадәр Исра – Мөхәммәд ﷺ нең Мәккәдән Иерусалимга күчүе булган. Әлеге ике сәфәр дә, бер төндә булып, Мигъраҗ дип аталып йөртелә башлый. Пәйгамбәрнең ﷺ Исрасына иман китерү һәр мөселман гакыйдәсенең аерылгысыз өлеше булып тора.

Күпчелек галимнәр фикеренчә, Пәйгамбәрнең ﷺ Иерусалимга күчүе һәм күккә ашуы рухи яссылыкта түгел, ә чынлыкта булган. Күкләрдә ул пәйгамбәрләр белән очрашкан, Җәннәт, Җәһәннәм, Сидрател-Мүнтәһәне, фәрештәләрне һәм башка моңарчы беркем күрмәгән нәрсәләрне күргән. Бу хакта ышанычлы (сахих) хәдисләрдә сөйләнелә.

Хактыр ки, Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәргә ﷺ Мигъраҗны бүләк буларак насыйп иткән – Раббыбыз шулай итеп Үзенең Сөекле Рәсүленә ﷺ, озак еллар дәвамында үз-үзен аямыйча Мәккә халкы арасында Исламны тараткан өчен, Үзенең киң Рәхмәтен биргән. Мигъраҗ белән бергә Аллаһ Мөхәммәднең ﷺ өммәтенә дә бәяләп бетергесез өч бүләк ясый. Болар – биш вакыт намаз, “Әл-Бәкара” сүрәсенең соңгы аятьләре һәм Мөхәммәдкә ﷺ Кыямәт көнендә мөселманнар өчен шәфәгать кылырга мөмкинлек бирелүдер.

Мигъраҗ вакыйгалары – безнең өчен күп кенә тормыш дәресләре һәм дөнья турында бик күп белемнәр һәм серләр чыганагы да. Мисал өчен, Исра һәм Мигъраҗ сөекле пәйгамбәребез өчен аның тормышындагы озак вакытларга сузылган борчулардан соң юаныч булып торган. Димәк ки, безгә, хакыйкатьтә, һәр авырлыктан соң җиңеллек килүе турында истә тотарга кирәк! Моннан тыш, Мигъраҗ сәбәпле, мөселманнар Җәннәт кебек зур бәхет барлыгын, Аллаһның бәһасез бүләкләре буларак иңгән намаз һәм Пәйгамбәрнең ﷺ үз өммәте өчен шәфәгате турында белгәннәр.

Хөрмәтле дин кардәшләр! Мин сезне мөселманнарның иң зур бәхете – көчле иман һәм Чиксез кодрәтле Аллаһка ышану, Аның ризалыгы, Пәйгамбәребезнең ﷺ безгә бөек Мигъраҗ төненнән соң калдырган белемнәре турында уйланырга чакырам. Киләсе төнне гыйбадәттә үткәргән һәркемнең догаларын Аллаһ кабул итсен! Әмин.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*