tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Америка галимәсе Казан татарлары турында фәнни китап бастырган
Америка галимәсе Казан татарлары турында фәнни китап бастырган

Америка галимәсе Казан татарлары турында фәнни китап бастырган

АКШта тарих галиме Даниэль Росс казан татарлары турында инглизчә фәнни китап бастырган. Бу хакта Төркиянең Хаҗи Бәйрәм Вәли университеты тарих фәне доценты Түмән Бәкир Сомунҗуоглу хәбәр итә.

Китап «Татар империясе: Казан мөселманнары һәм империячел Россиянең төзелеше» дип атала, ул «Индиана Юниверсити Пресс» фәнни китаплар нәшриятында басылган. Галимнең бу хезмәте 2020 елда басылган иң әһәмиятле гыйльми басма булып санала.

Анда автор, Россия тарихын Россия мөселманнары тарихы белән бәйләп, Казан татарларын Россия империясе төзелешендә зур роль уйнаучы халык итеп күрсәткән. 1700 елларда Россиянең Көньяк Урал, Көнбатыш Себер һәм Казах далаларына таба җәелүендә Казан татарларының алгы сафта урын алуларын, әлеге төбәкләрдә интеллектуаль мәдәният таратулары турында язган.

«Әлеге җирлекләрдә Россия сәүдәсеннән Казан татарлары икътисади яктан файда күргән һәм шундагы мөселман халыклары арасында заманча Исламны җәелдерүдә, аң-белем таратуда үзләрен лидер итеп күрсәткәннәр. Алар XIX һәм ХХ йөз башында русларның милли үзенчәлекләрен, бердәйлекләрен формалаштырырга булышканнар», — дип язган Америка галимәсе.

Даниэль Росс — Азия тарихы буенча белгеч. Ул Калифорния штатында туып үскән, Висконсин-Мэдисон югары уку йортында борынгы һәм заманча Ислам һәм дөнья тарихы дәресләре укыткан, хәзер Юта штаты университетында эшли. Рус телен яхшы белә. 2011-2014 елларда Казахстанның Н.Назарбаев ис. университетында лекцияләр укыган.

Аның Казан татарлары тарихына кагылышлы «Ислам мәгарифе барлык кешеләр өчен: технологик үзгәрешләр, 1650-1910 елларда Идел-Урал мәдрәсәләренең белем торышы һәм үзгәрешләре», «„Бәхетсез кыз“ парадигмасының өченче бүлеге: Идел-Урал мөселман хатын-кызларының белем культурасы һәм аның трансформациясе (XIX гасыр дәвамында)», «Исхакый үлеменнән соң Идел-Урал төбәгендә „Голамә уллары һәм шәкертләре“ арасында Казан татарларының милли үзенчәлеген популярлаштыру», «Россия мәдрәсәләрендә яшьләр түнтәрелеше һәм мәгариф реформасы. 1900 еллар.» кебек хезмәтләре бар. Хәзерге вакытта ул XIX–XX гасыр башында Россиядәге мөселман сәүдә-сәнәгать тармакларын өйрәнә.

Рушания Алтай

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*