tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ана теле» мәктәбе Татар киносы көненә чакыра
«Ана теле» мәктәбе Татар киносы көненә чакыра

«Ана теле» мәктәбе Татар киносы көненә чакыра

3 октябрьдә Татарстанның Милли китапханәсенең кинозалында «Ана теле» онлайн-мәктәбе каршындагы сөйләшү клубының беренче очрашуы узачак.

Чара кысаларында тулы метражлы «Инсаф» нәфис фильмын күрсәтү, Казан федераль университеты укытучылары белән фикер алышу планлаштырылган. Картина татар телендә рус субтитрлары белән тәкъдим ителәчәк.

“Без татар телен мөстәкыйль өйрәнүчеләргә сөйләшү күнекмәләрен гамәлдә куллану мөмкинлеген бирергә телибез. Клуб, телне белү дәрәҗәсенә карамастан, үз белемнәрен аралашуда кулланырга омтылучылар өчен булдырылган”, – дип сөйләде “Ана теле” проекты җитәкчесе Айгөл Басыйрова.

Фильм Рабит Батулланың “Кичер мине,әни ” пьесасы буенча төшерелгән. «Инсаф» кинокартинасында Бахчисарай авылыннан килгән малайның тарихы тасвирлана. Малай лотода зур суммада ота. Бу хакта хәбәр тирә-юньдә тиз тарала. Инсафның тормышы шул мизгелдән бик шәп үзгәрә.

Фильмда Татарстанның атказанган артистлары уйный: Фирүзә Зиннәтуллина, Илфат һәм Энҗе Камалиевлар, Фәнис һәм Алия Кәлимуллиннар, Гөлнара Абитова һәм Фернат Насыйбуллин. Төп рольне Инсаф Һидиятуллин, ә аның дус кызы ролен Илүс Кәлимуллина башкарды.

Чараны оештыручылар: “Татаркино”, ТР Милли китапханәсе, “Сәләт ” яшьләр үзәге, Education First.

Чара Казан федераль университеты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән узачак.

Чара 15: 30 сәгатьтә башлана, керү – ирекле, алдан теркәлү узарга кирәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*