tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда мөселман уку йортлары укытучыларының Форумы узачак
Казанда мөселман уку йортлары укытучыларының Форумы узачак

Казанда мөселман уку йортлары укытучыларының Форумы узачак

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте Россия ислам институты белән берлектә 12-13 октябрьдә мөселман уку йортлары укытучыларының Форумын уздыра. Форум 2012 нче елдан бирле үткәрелә һәм мөселман мәгарифе өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү мәйданчыгы булып тора. Форумда Татарстан Республикасының 500дән артык дини тәрбия һәм дини белем бирүче мөгаллимнәре катнашачак, шулай ук чил ил кунаклары килүе дә көтелә.

Форумының пленар утырышы 12 октябрьдә 09.00 сәгатьтә «Корстон-Казан» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында узачак.

Элемтә өчен: Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Ишморатов Марат Билал улы (тел. (843) 237-94-82).

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*