tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илмир хәзрәт Касыймов: “Милләтебез сагында — «Яңарыш» газетасы”
Илмир хәзрәт Касыймов: “Милләтебез сагында — «Яңарыш» газетасы”

Илмир хәзрәт Касыймов: “Милләтебез сагында — «Яңарыш» газетасы”

Удмуртия татарларының «Яңарыш» сайтында Удмуртиянең төньяк районнары имам-мөхтәсибе Илмир хзрәт Касыймов язмасы чыкты.

«Яңарыш» ның милләтебезгә китергән файдасы бәяләп бетерерлек түгел. 1990 нчы елларга туры килгән борылыш заманында барлыкка килгән милли басмабыз юкка гына «Яңарыш» исеме алмагандыр. Аллаһның тәкъдире белән аңа милләтебезне яңарту йөкләнгән.

Татар иҗтимагый үзәге тырышлыгы белән чыга башлаган басмага респуб­ликабызда яшәүче татарларны милләт буларак саклап калу, аларны озакка сузылган «йокы»дан уяту максаты йөкләнгән иде. Газетаны гамәлгә куючылар бу максатны тирәнтен аңлап, беренче көненнән башлап бик җитди эшкә керештеләр: ул да булса, татарларның милли үзаңын уяту, яңарту, үстерү.

Чыннан да, бу еллар — яңарыш еллары иде. Газета республикабызда яшәүче татарларның иҗтимагый тормышын яктыртучы, борчыган милли сорауларны көн үзәгенә куючы, аларны чишү юлларын эзләп, киңәш кору мәйданына, милләтебезнең ышанычлы таянычына әверелде. Һәм бүген дә «Яңарыш» газетасы халкыбызның милли үсеш дәрәҗәсен билгели торган фактор булуын дәвам итә, сибелеп яшәгән татарларны әйдәп баручы иҗтимагый-рухи көч булып тора.

Нәрсә соң ул «Яңарыш»?

«Яңарыш» — республикабызның төрле шәһәр-авылларында сибелеп яшәгән татарларны берләштерүче үзәк. Без аның аша милләттәшләребез белән танышабыз, аралашабыз. Ерак районнарда, авыл-шәһәрләрдә булган вакыйгалар турында газета битләреннән укып беләбез, төрле җирләрдә яшәсәк тә, үзебезне бердәм татар милләте, бер халык итеп хис итәбез.

«Яңарыш» — милләтебез арасында зыялы, киң фикерли белүче шәхесләрне үстерүче, тәрбияләүче дә. Ул борчу уята торган милли мәсьәләләрне күтәреп чыгарга, һәр кеше үз фикерен әйтә алуга, гомумән, фикер киңлеген арттыруга зур өлеш кертте. Ә мондый фикерләү мөстәкыйльлеге татарны милләт буларак саклап калу өчен бик кирәк дип саныйм. Күп чакта дөнья мәшәкатьләренә чумып, милли һәм дини хәлебез турында онытып та җибәрәбез. Газетада чыккан мәкаләләр исә мәрткә киткән җаныбызны уятып җибәрә, гафләт йокысыннан арындыра.

Газетаның редакциясе урнашкан бина — Удмуртия татарларының рәсми булмаган милли штабы. Кайчан гына анда килеп керсәң дә, көләч йөз белән каршы алалар, тәмле ризыклар, кайнар чәй белән сыйлыйлар, борчыган сорауларны тыңлап, ярдәм итү юлларын эзлиләр, киңәш бирәләр. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, кире бормыйлар.

Хәтта ерак авылларда үткәрелә торган милли һәм дини чараларны дөнья күләмендә яктыртыр өчен газета, телевидение, радио хезмәткәрләрен, фотосурәткә төшерүчене җибәрер өчен, аларны алып килү-китү өчен транспорт мәсьәләсен хәл итү өчен дә Рәмзия Илдус кызына шалтыратабыз, чөнки беләбез — ул һәрвакыт ярдәм кулын суза, бернәрсәгә дә битараф калмый. Аллаһның рәхмәтләре яуса иде сезгә, Рәмзия апа!

«Яңарыш» ның, телевидение һәм радио журналистларының, фотокорреспондентларның тырышлыгы белән республикабыз татарлары турында бөтен дөнья белә бит хәзер! Алар ерак араларны якын итеп киләләр, яңа мәчет ачу булсынмы, дини яки милли вакыйга булсынмы, авырсынмыйча киләләр. Үрнәк милләттәшләребез, гади авыл тормышыннан да матур мизгелләрне табып төшерәләр, башкаларга күрсәтәләр. Арабызда мондый профессиональ милләт­тәшләребезнең булуы — зур бәхет. Сез — милләтебез хәзинәсе.

Минем өчен «Яңарыш» — милли елъязмабыз да әле ул. Мин үзем шәхсән 30 елга якын инде газетаның һәрбер санын җыеп куярга тырышам, чөнки аның битләрендә республикабызда булган милли һәм дини вакыйгалар яктыртыла, бәһасез тарихи мәгълүматлар теркәлеп бара.

Күп кенә гаиләләрдә «Яңарыш» ны кадерләп саклыйлар. Минем өчен газетаның нинди югары дәрәҗәдә булуын күрсәтүче бер күренеш бар — милләттәшләребезнең йортларында иң кадерле гаилә ядкәрләре итеп саклана торган гарәпчә язулы борынгы китапларын карый башласаң, күп чакта арасында «Яңарыш”ның укый-укый тузып беткән саннарына тап булам. Димәк, халкыбыз өчен милли басмабыз иң кадерле ядкәрләрнең берсе дә әле.

Халкыбыз арасында ассимиляцияләшү көчәйгәннән-көчәя барган заманда татар булуының дәрәҗәсен күрсәтүдә дә газе­таның әһәмияте бик зур. Нәсел-нәсәп, татар авыллары һәм мәчетләре тарихына, күренекле шәхесләргә багышланган мәкаләләр — татарның «үзлеген», ягъни милли асылын сак­лауда, татар дөньясының һәм мәдәниятенең европача глобальләштерүгә каршы тора алуында тагын бер мөһим чара.

Милләтнең киләчәгенә, ягъни яшь буынны тәрбияләү мәсьәләсен яктыртуга багышланган язмалар уйланырга этәргеч бирә. Аеруча үсеп килүче балаларыбызда милли горурлык уятуга юнәлтелгән «Алтын йомгак» сәхифәсе көчле тәэсир ясый. Балалар үзләренең язмаларын укып куана, туган якка мәхәббәтләре арта.

«Яңарыш» — телебез сакчысы. Аның иң мөһим казанышларының берсе — татар те­ленең дәрәҗәсен күтәрү, куллану даирәсен арттыру. Татар теле «урам» теле генә түгел, ә дини, фәнни, сәяси, икътисади, әдәби мәсьәләләрне дә һәркем аңларлык итеп яктыртырга яраклы тел икәнлеген «Яңарыш» менә инде 30 ел исбатлап килә. Бу, минемчә, бик зур эш. Татар мәгарифе алдына бурычлар кую, татар мөгаллимәләре белән һәрвакыт элемтәдә тору, сабыйларда да туган телебезгә мәхәббәт уяту, аны саклап калу — газетаның төп максаты.

«Яңарыш» — динебез Исламның кыйм­мәтләрен халкыбызга кайтаручы. Беренче саннарыннан башлап хәзерге көнгә кадәр газетада вәгазьләргә аерым урын бирелә. Бу — диндәшләребез өчен бик зур куаныч. Милләтне диннән, динне милләттән аермыйча эш алып бару — бик уңай күренеш. Моның белән «Яңарыш» милли оешмаларга да үрнәк булып тора. Удмуртия татарлары милли-мәдәни автономиясе, Татар иҗтимагый үзәге нинди генә чаралар үткәрсәләр дә, нинди генә эшчәнлек алып барсалар да, Удмуртия мөфтияте, хәзрәтләр, дин тотучы милләттәшләребез белән тыгыз элемтәдә торалар, хезмәттәшлек кылалар. Шуның аркасында нәтиҗәләр дә куанырлык. Бер генә мисал — мәчетләрдә дини укулар оештыру белән генә чикләнмичә, татар теле дәресләре дә уңышлы алып барыла.

«Яңарыш» — милли кадрлар, милләт­пәрвәрләр әзерләү үзәге дә дияр идем. Әгәр дә Ижауда үткәрелеп килә торган милли чараларга күз салсак, аларның һәрберсендә дә редакция командасы катнаша, күп кенә чараларны оештыручылар да — газета хезмәткәрләре.

Димәк, «Яңарыш» — үз битләрендә күтәреп чыккан милли мәсьәләләрне практик яктан тормышка ашыручы тату һәм фидакарь команда да әле. Моның өчен сезгә аерым рәхмәт әйтү кирәк. Сез — Ижауның милли тормышын җанландырып торучылар! Вакыт белән санаш­мыйча, ял көннәре дип тормыйча, төрле чаралар оештыруга көч куясыз, безне, респуб­лика татарларын, шатландырып торасыз, берләштерәсез. Сезгә алдагы гомерегездә дә сүрелмәс дәрт, нык сәламәтлек, көчле иман, иҗади уңышлар телибез!

Бердәм булып яшик, милләттәшләрем! Бердәмлектә — көч! Милләтебездән һәм динебездән читләшмик, бай рухи мирасыбызны алдагы буыннарга да тапшырып калдыра алыйк!

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*