tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды
«ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды

«ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән игълан ителгән татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесенә гаризалар агымдагы елның 1 сентябреннән кабул ителә башлады.

Бәйге татар телен һәм әдәбиятын пропагандалау, татар халкының классик шигърият дигән тирән, бай тарихи-мәдәни хәзинәсен саклап калу, милли мәдәният өлкәсендә китапның урынын һәм әһәмиятен билгеләү, нәфис сүз юнәлешендә талантлы башкаручыларны барлау, аларга ярдәм итү һәм иҗади мөмкинлекләрен үстерү максатында үткәрелә.

Бәйге эшләре беренче этапта 2021 елның 1 декабренә кадәр (1 декабрьне дә кертеп) кабул ителә. Тулырак мәгълүмат һәм нигезләмә белән https://tatfil.ru/tt/konkurs/tatarsuze/ сылтамасы аша кереп танышырга мөмкин.

matbugat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*