tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илгиз Халиков Пермь крае татар мили-мәдәни мөхтәриятенең хисап-сайлау конференциясендә катнашты
Илгиз Халиков Пермь крае татар мили-мәдәни мөхтәриятенең хисап-сайлау конференциясендә катнашты

Илгиз Халиков Пермь крае татар мили-мәдәни мөхтәриятенең хисап-сайлау конференциясендә катнашты

29 сентябрьда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков Пермь шәһәрендә Пермь крае татар мили-мәдәни мөхтәриятенең хисап-сайлау конференциясендә катнашты.

Илгиз Халиков катнашучы делегатларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының  Милли Шура рәисе Васыйл Шәйхразыев исемннән сәламләде һәм актив милләттәшләребезгә рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Хисап-сайлау конференциясендә мөхтәриятнең төрле юнәлешләре буенча эшчәнлек турында чыгышлар ясалды.

Делегатлар мөхтәрият эшчәнлеген бертавыштан хуплап, Хәлил Фәрвәзетдиновны киләсе срокка сайлады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*