tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2021 елда РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе катнашында 10 татар мәчете ремонтланды
2021 елда РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе катнашында 10 татар мәчете ремонтланды

2021 елда РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе катнашында 10 татар мәчете ремонтланды

2021 елның башлангыч нәтиҗәләре буенча, Татарстан, Марий Эл, Чувашия Республикаларында һәм Пенза өлкәсендә РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Хәйрия фонды катнашында 10 татар мәчете ремонтланды. Моннан тыш, мөселман эшкуарлары тагын 4 мәчет төзүгә ъзлщреннән өлеш кертте һәм 3 мәдрәсәгә матди ярдәм күрсәтте. Шулай итеп, 2021 елның 9 аенда мәчетләр һәм мәдрәсәләр эшчәнлегенә ярдәм итү өчен 2 771 660 сум акча юнәлтелде.

Битараф булмаган мөселман эшмәкәрләре ярдәме белән, авыл мәчетләрендә түбәләр төзекләндерелде, диварлар ныгытылды, пыяла пакетлар һәм ишекләр куелды, биналар җылытылды, җиһазлар һәм әдәбият сатып алынды, мәчетләр янындагы территория матурланды. РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең хәйрия эшчәнлегендә мөселман белем бирү проектларына, мөселман уку йортларына һәм ислам дисциплиналары укытучыларына ярдәм итү өстенлекле юнәлеш булып тора. Ай саен РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Хәйрия фонды социаль әһәмияткә ия булган төрле инициативаларга 2 миллион сум акча тота.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*