tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тел белгече Олег Хисамов: Себер татарлары үзләрен татар халкыннан аерып карамый
Тел белгече Олег Хисамов: Себер татарлары үзләрен татар халкыннан аерып карамый

Тел белгече Олег Хисамов: Себер татарлары үзләрен татар халкыннан аерып карамый

Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни эшләр буенча директор урынбасары, филология фәннәре кандидаты Олег Хисамов Себер татарларының үзләрен татар халкыннан аерып карамауларын әйтте.

«Себердә аерым бер төркем кешеләр бар, әлбәттә. Алар Себер татарларын аерым бер халык итеп күрәселәре килә. Ләкин халык белән сөйләшкәндә: „Сез үзегезне кем дип саныйсыз?“ — дигәч, әби-бабайлар: „Без — татарлар. Без моңа хәтле бергә яшәдек, моннан соң да бергә яшәргә язсын иде“, — диләр», — диде ул «Татар-информ» да узган матбугат очрашуында.

Олег Хисамов сүзләренчә, бүгенге көндә Себер һәм Казан татарлары рухи, дини, мәдәни яктан гына түгел, ә генетик яктан да берләшкән.

«Себердәге татар авылларында әби-бабайлар белән сөйләштек. Һәрбер гаиләдә үзләренең кайдан килгәннәрен төгәл беләләр. Мәсәлән, кешенең бабасы — Себер татары, әбисе — Казан татары. Ягъни без генетик яктан да кушылып беткәнбез. Без Себер татарларын милләтебезнең аерылгысыз бер өлеше дип саныйбыз», — диде филология фәннәре кандидаты.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Илсөяр Закирова әйтүенчә, Себер һәм Казан татарларының җырлары, бәет һәм башка әдәби мираслары уртак.

«Андагы татарларга: „Нинди бәетләр беләсез?“ — дигәч. Себернең кайсы гына авылына барсак та, иң беренче „Сак-Сок“ бәетен әйтәләр. Риваять, легендаларыбыз, дастаннарыбыз уртак. Җырларыбыз, әкиятләребез, йолаларыбыз, фольклор бер. Аның исеме генә төрле булырга мөмкин. Ләкин эчтәлеге шул ук», — диде Илсөяр Закирова.

Институтның лексикология һәм диалектология бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Алинә Хөсәенова Себер татарлары сөйләме диалект белән аерылганын әйтте.

«Себер татарлары сөйләме диалект белән аерыла. Аның татар теленә караганлыгын Идел-Урал буендагы төрки халыкларына хас булган сузыклар системасына каравы белән дәлилләп була. Фонетика өлкәсендә яңгырау тартыкларның саңгыраулашу күренеше күзәтелә. Диалектларда бу төрлечә чагыла», — диде ул.

Гадел Әхмәтҗанов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*