tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Апуш» балалар студиясенең яңа спектаклен меңгә якын тамашачы караган
© Salavat Kamaletdinov
© Salavat Kamaletdinov

«Апуш» балалар студиясенең яңа спектаклен меңгә якын тамашачы караган

18 нче һәм 19 нчы декабрьдә «Апуш» татар балалар театр студиясе бу сезонның беренче премьерасын тәкъдим итте. ТР халык артисты Фәнәвил Галиев тәрҗемәсендә язучы Евгений Шварцның «Кар иле патшабикәсе» пьесасы буенча «Бозны эреткән йөрәк» спектаклен меңгә якын кеше караган.

Спектакльдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә эшләүче студиянең 29 шәкерте катнаша. 18 нче декабрьдә спектакльне бер состав уйный, ә 19 нчы декабрьдә – икенчесе. Шулай итеп, һәр укучыга үзләрен төрле рольләрдә сынап карарга мөмкинлек бирелә.
Спектакльгә музыканы Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия һәм республика Композиторлар берлеге әгъзасы Зөлфия Рәупова язган. Җырларга шигырьләрне шагыйрә Гөлүсә Батталова иҗат итә. Аранжировщик һәм саундпродюсер – Тимур Милюков, «Снип снап» җырының музыка авторы – Азат Гыймадиев, саундтрек Yummy Music студиясе белән берлектә җитештерелгән. Сценаграф, спектакльнең рәссамы – Борис Щукин исемендәге Театр институты студенты Анна Новикова. Тавыш режиссеры һәм музыкаль мөхәррир – Ильяс Фәйзрахманов, ә ут куючы рәссам – Радик Әхәтов.

«Ярата белә торган, тугры, максатчан йөрәк бозны да эретә ала, ташны да җебетә. Евгений Шварцның «Кар иле патшабикәсе» тугрылык, туганлык, максатларыңа ирешү, киң йөрәкле булу турында, ул искиткеч әсәр. Фәнәвил Гәлиев тәрҗемәсендәге әлеге спектакльдә заманында минем дә катнашканым бар, шул вакыттан ук әлеге әкияткә мәхәббәт уянып калды. Без аны музыкаль спектакль дип тәкъдим итәбез. Яңа ел алдыннан Кар иле патшабикәсе иленә һәрбер бала да сәяхәт итәргә тиеш, минемчә», – дип хисләре белән уртаклашты премьераның режиссеры – «Апуш» студиясенең җитәкчесе, актерлык осталыгы педагогы Алия Фәйзрахманова.

Үз чиратында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры һәм студиянең сәхнә хәрәкәте буенча остазы Артур Шәйдуллин билгеләп үткәнчә, «Апуш» тәрбияләнүчеләре профессиональ дәрәҗәгә чыгарга әзер – барысы да бик тырыш һәм талантлы. «Спектакль профессиональ дәрәҗәдә узды дип саныйм. Чакырылган кунаклар да шаккаттылар. Беренче көнне залда утырып карасам, икенче көнне сәхнә артыннан карадым. Балаларның бөтен энергияләрен тойдым, сокланып басып карап тордым. Төрле состав уйнаган очракта да аларны чагыштырырга кирәкми, чөнки алар һәрберсе дә үзенчәлекле», – диде ул.

«Апуш»та укучыларга шулай ук тәҗрибәле остазлар – К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резедә Сәлахова – сәхнә теленнән, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының вокал буенча педагогы Лилия Зәйнуллина – вокал буенча белем бирә.

Исегезгә төшерәбез, «Апуш» балалар театр студиясе Казанда 2022 елда ачылды, хәзер биш филиал эшли. Төп максат – укучыларда татар теленә кызыксыну, мәхәббәт уяту.

«Без нәтиҗәләрне күрәбез инде: балалар телне активрак өйрәнә, бер-берсе белән татар телендә аралаша. Студиядәге барлык укучылар да, әлбәттә, сәхнәне яратучылар, сәхнәгә омтылучылар, театрны сөючеләр. Биредә алар тормышта кирәк булырдай сыйфатларга өйрәнәләр: ничек иркенәергә, ничек дөрес итеп сулыш алырга, теге яки бу ситуациядә үзеңне ничек тотарга. Мәктәптә тактага чыкканда гына да кыюлык һәм батырлык кирәк. Алар безнең барысы да кыюлар батырлар, без аларның һәммәсен дә яратабыз», – диде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Спектакльне тамашачылар, килгән кунаклар бик җылы кабул итте, аягүрә алкышлады. Яшь артистларны әти-әниләре, дуслары, туганнары премьера белән котлады. 2024 елның гыйнвар һәм февраль айларында «Апуш» татар балалар театр студиясенең башка төркемнәре дә премьераларын тәкъдим итәчәк, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.

Чыганак: kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*