tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов, автомобиль йөртеп, М-12 юлын сынап карады
Рөстәм Миңнеханов, автомобиль йөртеп, М-12 юлын сынап карады

Рөстәм Миңнеханов, автомобиль йөртеп, М-12 юлын сынап карады

Бүген Россия Президенты Владимир Путин, вице-премьер Марат Хөснуллин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында М-12 «Восток» трассасын ачу тантанасы узды.

Рөстәм Миңнеханов ил Президентына М-12 Татарстан участогының әзерлеге турында хәбәр итәр алдыннан яңа автомобиль юлын үзе сынап карады.

Татарстанда җитештерелгән «Аурус» автомобилендә ул трассаның иң озын күпереннән – Идел аша күпердән башлады юлын. Сәфәре вакытында Рөстәм Миңнеханов юл япмасының сыйфатын бәяләде, юл буендагы инфраструктураны тикшерү өчен: АЗС һәм туклану пунктларында  берничә тукталыш ясады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*