26 августта, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Кукмара районына эшлекле сәфәреннән соң, Арча мөхтәсибәте эшчәнлеге белән танышты. Биредә ул Арча Үзәк мәчете янәшәсендә төзелә торган Габдулла Тукай исемендәге рухи-мәгърифәт үзәген карады.
Арча районы имам-мөхтәсибе Эмир хәзрәт Миңнемуллин мөфтигә бер ай эчендә күтәрелгән өч катлы бинаны күрсәтте, бүлмәләрнең урнашу тәртибе белән таныштырып чыкты. Биредә уку сыйныфлары, конференц-зал, ашханә, китапханә, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен тәһарәтханәләр урын алачак.
Үзенең сәфәре барышында мөфти хәзрәт шулай ук Арча Үзәк мәчетендә балалар өчен оештырылган Коръән ятлау дәресләрен карады. Хәзерге вакытта анда 8-15 яшьлек балалар өчен тәхфиз дәресләре уза – алар остазлары, Коръән-хафиз Исмәгыйль хәзрәт Абдусамадов җитәкчелегендә Коръән ятлыйлар. Хәзерге вакытта дәресләргә 9 малай, 9 кыз йөри. Буш вакытта балалар мәчет белән янәшә урнашкан Арча шәһәренең Үзәк паркында ял итәләр, уеннар уйныйлар.
dumrt.ru