tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алсу Айзатуллина: «Сабантуйга куелган акча яңадан каралачак. Кунаклар алдында безнең йөзебез кызармас»
Алсу Айзатуллина: «Сабантуйга куелган акча яңадан каралачак. Кунаклар алдында безнең йөзебез кызармас»

Алсу Айзатуллина: «Сабантуйга куелган акча яңадан каралачак. Кунаклар алдында безнең йөзебез кызармас»

Бүген Ульяновск шәһәре Иҗтимагый палатасында 2022 нче елга мәдәният буенча шәһәр бюджеты проектын тикшерделәр. Шәһәр думасы рәисенең беренче урынбасары Алсу Айзатуллина чыгыш ясап киләсе елда да бюджетта социаль мәсьәләләргә акча быелгыга караганда күбрәк булачак, диде. Шул ук вакытта милли бәйрәмнәргә, аерым алганда, татар, чуваш һәм мордва халкының Сабантуй, Акатуй и Шумбрат бәйрәмнәрен дәүләт хисабына уздыруга финанс ярдәме күрсәтеләчәк, диде.

Шәһәрнең мәдәният Идарәсе җитәкчесе Елена Топоркова чыгышында бу өч бәйрәмнең һәрберсенә 80 шәр мең сум акча салынды, диде. Бу сан өлкә татар автономиясе җитәкчесендә урынлы сорау тудырды. «Белгәнегезчә, киләсе елда Ульяновск шәһәрендә Бөтенроссия сабантуе узачак. Сез 80 меңгә нинди гамәлләр кылырга уйлыйсыз?», диде. Алсу Айзатуллина җавап итеп, «Сабантуйга куелган акча яңадан каралачак. Кунаклар алдында безнең йөзебез кызармас», – диде.

Утырышта шулай ук шәһәр сәнгать мәктәпләрен төзекләндерү, аларны җиһазлау, мәдәният йортларындагы коллективларга яңа концерт костюмнары (шул исәптән милли киемнәр) сатып алу турында да сүз барды. Палата әгъзасы, мордва автономиясе рәисе В.Сафонов китапханәләр фондын милли телләрдәге басмалар белән дә тулыландырырга кирәкленә басым ясады.

Рамис Сафин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*