tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арча мөхтәсибәтендә Г.Тукай исемендәге рухи-мәгърифәт үзәге төзелеше бара
Арча мөхтәсибәтендә Г.Тукай исемендәге рухи-мәгърифәт үзәге төзелеше бара

Арча мөхтәсибәтендә Г.Тукай исемендәге рухи-мәгърифәт үзәге төзелеше бара

26 августта, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Кукмара районына эшлекле сәфәреннән соң, Арча мөхтәсибәте эшчәнлеге белән танышты. Биредә ул Арча Үзәк мәчете янәшәсендә төзелә торган Габдулла Тукай исемендәге рухи-мәгърифәт үзәген карады.

Арча районы имам-мөхтәсибе Эмир хәзрәт Миңнемуллин мөфтигә бер ай эчендә күтәрелгән өч катлы бинаны күрсәтте, бүлмәләрнең урнашу тәртибе белән таныштырып чыкты. Биредә уку сыйныфлары, конференц-зал, ашханә, китапханә, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен тәһарәтханәләр урын алачак.

Үзенең сәфәре барышында мөфти хәзрәт шулай ук Арча Үзәк мәчетендә балалар өчен оештырылган Коръән ятлау дәресләрен карады. Хәзерге вакытта анда 8-15 яшьлек балалар өчен тәхфиз дәресләре уза – алар остазлары, Коръән-хафиз Исмәгыйль хәзрәт Абдусамадов җитәкчелегендә Коръән ятлыйлар. Хәзерге вакытта дәресләргә 9 малай, 9 кыз йөри. Буш вакытта балалар мәчет белән янәшә урнашкан Арча шәһәренең Үзәк паркында ял итәләр, уеннар уйныйлар.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*