tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арчаның «Җидегән чишмә» халык театры Казанда спектакль куйды
Арчаның «Җидегән чишмә» халык театры Казанда спектакль куйды

Арчаның «Җидегән чишмә» халык театры Казанда спектакль куйды

Бүген Арчаның «Җидегән чишмә» халык театры Казанның Ленин исемендәге мәдәният сараенда Фәтхулла Абдуллинның «Яшьлекләр кабат чәчәк атканда…» спектаклен куйды.

«Җидегән чишмә» халык театрының бу спектакле «Идел-йорт» XXII театр коллективлары бәйгесенең финалына чыкты. Финалга барлыгы унике спектакль узды. Бүгеннән башлап 22 ноябрьгә кадәр Ленин исемендәге мәдәният сараенда аларның барысын да куячаклар. Әлеге конкурс-фестивальнең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 26 декабрьдә Камал театры бинасында узачак.

«Җидегән чишмә» театры җитәкчесе Рамил Мөхетдинов спектакльдә һәвәскәр актёрлар уйнавын әйтте. «Театрыбызда пенсионерлар да, укытучы да, китапханәче дә, юллар салучы да, районны су белән тәэмин итү оешмасы хезмәткәре һәм башка һөнәр ияләре дә бар», – диде Рамил Мөхетдинов.

Арчаның халык театры 1953 елда оешкан. Аңа «Җидегән чишмә» исеме 1985 елда бирелгән. Театр репетицияләрне Арчаның мәдәният йортында үткәрә. Бүгенге көндә коллектив район үзәгендә һәм авылларда спектакльләр куя.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*