tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театры “Кунак бүлмәсе”ндә китап презентациясе узачак
Тинчурин театры “Кунак бүлмәсе”ндә китап презентациясе узачак

Тинчурин театры “Кунак бүлмәсе”ндә китап презентациясе узачак

8 ноябрь, 13:00 сәгатьтә Кәрим Тинчурин театрының “Кунак бүлмәсе”ндә шагыйрә, популяр җырлар авторы Гөлүсә Шаһбанның “Сиңа атап яздым” яңа китабының презентациясе үтәчәк. Китап туенда Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан да катнашачак.

Гөлүсә Шаһбан сүзләренчә, халык аның яңа өченче китабын бик көтеп алган. Моңа кадәр Гөлүсә Шаһбан “Күңел эретерлек сүзләр бар”, “Кабатланмас безнең сөюләр” исемле шигырь китаплары чыгарган иде.

“Шигырьләрем халыкка популяр хит дәрәжәсендәге жырларым аша танылды. Укучыларым җырларым аркылы иҗатымны якын итте, яратты. Китап презентациясен Кәрим Тинчурин театрында уздыруымның сере бик гади – мин бу театрны якын итәм һәм спектакльләрен карап барам ” -, дип сөйләде Гөлүсә Шаһбан.

Презентациягә керү ирекле.

Тинчурин театры матбугат үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*