tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ат та асрый, сыер да тота
Ат та асрый, сыер да тота

Ат та асрый, сыер да тота

Авыл халкының күпчелеге сыерын да бетергән заманда ат асраучылар бөтенләй гадәттән тыш хәл булып күренә. Шуңа Түбән Новгород өлкәсенең Шөбиле авылына барып чыккач, ун ат хуҗасы Шамил Җиһаншин белән аралашмый китә алмадык.

Сөйләшүне: “Кеше сыерын да бетерә, ә сез…”, – дип башладык. “Без киресенчә, атлар да асрыйбыз, сыерлар да тотабыз. Авыл җирендә терлекчелек белән шөгыльләнеп ярыйсы гына көн күрергә мөмкинлек бар. Ит, казы сата башлауга ике дистә елдан артык инде, бүгенгә бу кәсепнең барлык нечкәлекләрен өйрәнеп беттек. Иң мөһиме – эшне сөеп, намус белән башкарырга кирәк”, – ди әңгәмәдәшем.

2000 елда, Шәмил белән Гөлсинә өйләнешкәч, Мәскәүгә китеп урнашалар, ләкин гаилә башлыгы туган нигезен сагына һәм дүрт айдан ук хатынын ияртеп, авылга кайта. Яшь гаилә атлар асрый башлый, ит һәм Нижгар татарының бренды булган казы тутырып сата. Бу деликатесны үз рецепты буенча ясый. Алар җитештергән казы Нижгар төбәгендә генә түгел, башка регионнарда да танылган, даими сатып алучылары да бар. Тик иткә озатканчы терлекнең мәшәкате шактый – аларны симертәсе бар. Бу шәхси хуҗалыкта туарларны бай рационлы азык белән генә сыйлыйлар. Тулы күләмдә сыйфатлы иген, печән белән аларны  җирле аграр предприяте тәэмин итә. Ике ел элек заманча материаллар кулланып, 30 баш туарга исәпләнгән җылы, якты каралты төзеткәннәр. Атлардан башка өч сыер һәм бозаулар асрый алар. Әйтергә кирәк, шундый зур, һәр азбарда икешәр йорт баскан авылда, Җиһаншиннардан гаере сыер тотучы юк бүгенгә. Җәен, авыл һәм ялга кайткан шәһәр балалары бу хуҗалыкка сөтбикәләр карарга экскурсиягә килә икән. Алар җитештергән экологик яктан чиста сөтле продукциягә сорау зур. Сөт, каймак, эремчекне шөбилелеләр гына түгел, күрше авыллар халкы да килеп ала. Без сөйләшеп утырганда гына хуҗабикәнең телефоны шалтыраудан туктамады – клиентлар сөт сорый!

Үзләренең гаилә хуҗалыгын күрсәтеп йөргәндә: “Эшне белеп эшләгәндә генә үз җае белән күңелле бара ул”, – диде безгә Шәмил. Дөрестән дә шулай. Менә терлек карылтысын гына алыйк. Күренеп тора, бар да алдан уйланып ясалган. Корылманың һәр почмагы җылы һәм чиста, сыерларга да, атларга да аерым урын бүленгән. Хәзер генә туган бозау тәрәзә төбендә, кояш нурларында җылынып ята, ә чигәннәрдән сатып алган “Табыр” кушыматлы азгын айгырны тәҗрибәле ат белгече башка каралтыда тота…

Билгеле, мал карау эшенең иң авыры ир кеше беләгенә төшә. “Авырмы соң?”, – дип сорадык Шәмилдән.

–  Үз тәртибендә барган эш зур мәшәкатьләр тудырмый. Безгә балалар да булыша. Улым  Руслан минем уң кулым дисәм дә ярый. Һәр эштә ярдәм итә. Кызыбыз Румия дә батыр, эшчән. Әнисенең беренче ярдәмчесе, – диде ул.

Алма агачыннан ерак төшми дигәндәй, Жиһаншиннарның балалары да, үзләре кебек хезмәт сөеп, тырыш булып үсеп җиткәннәр.

Бу зур эштә техникасыз булмый, билгеле. Барлык тагылма агрегатлары булган МТЗ-82 тракторы Шамилгә хуҗалыктагы көндәлек эшләрне башкарырга булыша.

Авылдагы тормыш бер дә җиңел түгел,  иртә таңнан караңгы төнгә кадәр армый-талмый эшләргә, бил бөгәргә туры килә, дигән зарлану сүзләрен еш ишетәбез. Имеш, мал асрауның да файдасы юк: азыгын сатып аласы бар, җитештергән продукциянең дә бәясе бик түбән… Табышы да юк түгелдер, әнә Җиһаншиннар күпләп терлек асрап көн күрә, бу хезмәтнең “җимешләрен” татып яши. Димәк, авылда да гөрләп яшәргә мөмкинлек бар.

Ринат СӨННӘТОВ

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*