tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ягез әле, кызлар!”
“Ягез әле, кызлар!”

“Ягез әле, кызлар!”

Ямьле язның беренче бәйрәме – 8 март уңаеннан Зур Чирекле урта мәктәбендә “Ягез әле, кызлар!” дип исемләнгән конкурс-уен программасы үткәрелде. Анда 5-8 классларда укучы кызлар катнашты.

Гүзәл затларыбыз зирәк һәм тапкыр, өлгер һәм җитез булуларын, шулай ук җыр-бию, аш-су әзерләү осталыкларын күрсәттеләр. “Бию серпантины” дип аталган конкурс аеруча зур кызыксыну тудырды. Шулай ук бәйрәм табынына ризык әзерләү бәйгесе беркемне дә битараф калдырмады. Барлык командалар да уңышлы чыгыш ясады. Җанатарлар – педагоглар һәм классташлары аларны көчле алкышларга күмделәр. Бәйрәм чарасы конкурс рәвешендә генә үткәрелсә дә, тырыш, уңган, булдыклы кызлар арасында конкуренциянең бик тә көчле булуы сизелде.

Конкурс-уен программасы нәтиҗәләре буенча командалар грамоталар белән бүләкләнде.

Х. Мәүлетова

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*