tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Камада «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен…» муниципаль бәйгесе игълан ителде
Түбән Камада «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен…» муниципаль бәйгесе игълан ителде

Түбән Камада «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен…» муниципаль бәйгесе игълан ителде

Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу һәм Туган телләр елы уңаеннан, Түбән Камада «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, – шушы булыр иң зур бүләгең!» муниципаль бәйгесе башланды.

Конкурс өч этапта үткәрелә. 1 марттан 20 мартка кадәр узачак беренче этапта гаризалар, MP4, MPEG, AVI, MOV форматындагы видеоязмалар (горизонталь төшерелгән) кабул ителә. Конкурста катнашучылар Тукай әсәрләрен татар һәм рус телләрендә сөйли ала. Аеруча шагыйрьнең аз танылган әсәрләре (шигырь, проза, публицистика), шулай ук Г.Тукай турында бүгенге көн авторлары әсәрләрен сөйләү хуплана.

Катнашучылар видеоязмаларын #ГабдуллаТукай2021 һәм @biblioteky_nk тамгаларын куеп, инстаграмда үз битләрендә дә тәкъдим итә ала. Оештыручылар иң яхшы чыгышларны үз аккаунтларына урнаштырачак. Иң күп лайк җыйган катнашучы «Тамашачы мәхәббәте» номинациясендә билгеләп үтеләчәк.

Икенче – сайлап алу этабы дистанцион төстә уза. Биредә һәр яшь төркемендә иң яхшы шигырь укучы билгеләнә. Финалга үтүчеләр исемлеге аерым бастырып чыгарыла.

Финал 12 апрельдә Тукай исемендәге үзәк китапханәдә уза.

Тулы мәгълүмат нигезләмәдә.

tat.e-nkama.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*