Киров өлкәсенең Көлмез районында үрнәк гаиләләр бик күп. Аларга карап күңел сөенә.
Күптән түгел Чутай авылында яшәүче шундый бер гаиләдә булдым. Пар
канатлы, бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да
бергә уртаклашып яшәүче Зөлхия һәм Ил-һам Сәйфетдиновлар бу.
Кешенең иң зур бәхете – аның гаиләсе. Тупырдап үсеп җиткән дүрт кызлары
белән Сәйфетдиновлар бик бәхетле. 2014 елда алар игелекле, тәртипле
балалар тәрбияләп үстергәннәре өчен “Ата-ана даны” ордены медале белән
бүләкләнгәннәр.Бу бүләк дүрт һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче (яки
тәрбиягә алучы) гаиләләргә бирелә. Әлеге зур бүләккә сәламәт яшәү рәвеше
алып барган, балаларының физик, рухи һәм әхлакый яктан үсеше турында
кайгырткан, гаилә институтын ныгытуда башкаларга үрнәк булган гаиләләр
генә ия була ала. Гомумән, Сәйфетдиновлар авылның хөрмәткә лаеклы,
хезмәт сөйгән, үрнәк итеп сөйләрлек кешеләре.
Кызлар инде буй җитеп, һәркайсы үз юлы белән киткән. Олы кызлары Ризидә
кияүләре Максим белән тормыш корып, ике бала үстерәләр. Ризидә берничә
белгечлеккә укыган. Ул интерьер дизайнеры да, төзүче архитектор да,
парикмахер да. Соңгысы күңеленә күбрәк хуш килгән, бүген ул Киров
шәһәрендә оста парикмахер. Кызларның дүртесе дә өлкәбез каласында
урнашканнар. Бер-берсенә терәк булып яшиләр. Рамилә – банк хезмәткәре,
Руфинә – даруханәдә фармацевт, Фәридә медколледж студенты.
Инде дүрт кызын үстереп, тормыш юлына бастырган әни кеше әле үзе дә,
сөбханалаһ, кызлардай ыспай гәү- дәле, яшь чырайлы.
Зөлхия ханым… Аны иң беренче чиратта кем дип тәкъдим итәргә икән?
Белгечлеге буенча ул кибетче. Укып кайткач, туган авылында Саринка урман
җитештерү хуҗалыгында эшчеләрне тәэмин итү бүлеге (ОРС) кибетендә сата.
Чутай авылына килен булып төшкәч, авылда шәхси эшмәкәр пекарнясында
эшли. Аннан соң “биржа”да торып, пешекчегә дистанцияле укый. Хәзерге
вакытта Чутай авылы мәктәбе ашханәсендә пешекче. Иренең терәге-таянычы,
хәер-догалары белән гаилә учагын җылытып саклаучы, чибәр, уңган, җитез
… Кыскасы, чын татар хатыны!
“Минеке кызык түгел”, – дигән булып шаяртып, Илһам үзенең хезмәт юлы
турында сөйли башласа да, 35 ел үз эшенә тугры калган урманчыга,
табигатьне яраткан кешегә ничек кенә кызыклыдыр әле. 8нче сыйныфны
тәмамлагач, Суводский урманчылык техникумында урман эше мастеры
белгечлегенә укый ул. Аннан соң юллама буенча Свердловски өлкәсендә
чирканчык ала. Армия хезмәтен дә үткәч, туган җирендә эшләп кала.
Көлмез урман хуҗалыгына кергән Ломиковское урманчылыгында мас-тер булып
башлый, соңгарак лесничий ярдәмчесе булып эшли һәм бераздан лесничий
итеп куялар. Урманчылык министрлыгы яңа закон чыгарып, ил буенча урман
хуҗалыкларында нык үзгәрешләр булды, күп кенә эш урыннары бетерелде.
Шулай да, Илһам Гөлбарис улы бүген дә лесничий булып калып, урмандагы
эшчәнлекне контрольдә тота. Эшенә җаваплы караганга, Киров өлкәсе урман
хуҗалыгында озак еллар хезмәт куйганы өчен быел Киров өлкәсе урман
хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан күкрәк билгесе (нагрудной значок) белән
дә бүләкләнә ул. Ә әти кеше буларак, ул гаиләнең нык үзәге. Яхшы, ипле
кеше белән гомер иткәндә, яраткан, таянырдай әтиең, ирең булганда,
киләчәк көнең дә ышанычлы.
Сәйфетдиновларның бертуганнарын барлый башлагач, Көлмез районы үзәк
больницасының баш хирургы Ваһап Муллафәтхир улы Гыйльмуллин Зөлхия
ханымның бертуган абыйсы булып чыкты.
– Әти-әнинең биш баласы идек, мин иң кечесе. Икәү генә калдык инде,
кызганыч, апам, абыемнар яшьләй китеп бардылар: Нәкыйп абыем – 44,
Габделәхәт абыем – 47, Гөлниса апам 54 яшьләрендә вафат булдылар.
Гаиләдә өч улның уртанчысы булып туган Илһам, өйләнгәч тә, төп йортта
әти-әнисе белән яшәп кала. Сәйфетдиновлар гаиләсендәге өлкәннәр: әтиләре
Гөлбарис абзыйның вафатына инде шактый еллар, әни булып килгән Әлфия
апаның да бакыйлыкка күчкәненә ике ел. Үз әниләре яшьләй дөнья куйган.
Өч улны әтиләре белән Әлфия апа үстереп, тормыш юлына аяк бастырганнар.
Шул балалар, оныклар белән Әлфия апа үзе дә бәхетле картлык кичергән.
Язмыш бусагасын үткәндә, шәхси фаҗигаләр, борчу мәшәкатьләр күрсәләр дә,
күңел матурлыгын, күзләренең яктылыгын, дөньяга мә- хәббәтен җуймаган бу
пар. Ике ел элек күк йөзен каплап алган кара болыт, Сәйфетдиновлар
гаиләсенә кара хәсрәт алып килә – абзар түбәләрен яшен суга. Август
аенда печәнлекләр кипкән печән белән шыплап тутырган, күз ачып йомганчы
абзар-кураны ут чолгап ала. Тырышып карасалар да, абзардагы малларны да
чыгара алмыйлар. Илһам сыерларын абзарыннан инде чыгардым дигәч, хайван
томырылып кире янган абзар эченә кереп китә.
Чутайлылар таза тормыш белән яшиләр. Әлбәттә, бу аларның тырыш
хезмәтләре нәтиҗәсе. Сәйфетдиновлар да бүген кирпечтән төзегән, заманча
бизәлгән, барлык уңайлыклары да булдырылган яңа йорт җиткезгәннәр. Киров
шәһәрендә көн күргән кызлар, кияү, оныклар ялларга кайткач, зур гына
йортта тормыш кайный. Яшәүдән ямь, тәм табып тормышлары дәвам итә.
Яраткан кешең, яшәү мәгънәсе булып торган балаларың булганда, яшәү кадерле.
Рәмзия ХӘКИМОВА.
Автор фотосы.