tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Гаилә» мәчете мәдрәсәсенең ачылышы 2021 елга күчерелә
«Гаилә» мәчете мәдрәсәсенең ачылышы 2021 елга күчерелә

«Гаилә» мәчете мәдрәсәсенең ачылышы 2021 елга күчерелә

Казандагы «Гаилә» мәчете мәдрәсәсенең ачылу вакыты, финанс кыенлыклар барлыкка килү сәбәпле, 2021 елның сентябренә күчерелә. Бу хакта мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сөйләде.

Фәйзи урамы, 2нче йортта урнашкан мәдрәсә төзелеше 2019 елның азагында башланды. Ул 100 кешегә исәпләнгән. Төзелеш башланганда мәдрәсә ачылышы 2020 елга ниятләнгән иде. Әмма, финанс кыенлыклары аркасында, быел мәдрәсәне ачып өлгерә алмыйлар.

«Бөтен кеше ярдәм итә: кайбер әбиләр бер кирпечкә акча бирә, кемдер ярты кирпечкә. Шулай Алланың рәхмәте белән, кирпеч-кирпеч җыеп барабыз. Эшләрдә булышыпмы, матди яктанмы ярдәм итүчеләр булса, без һәркемгә рәхмәтле булыр идек», — диде Рөстәм хәзрәт.

Гаилә мәчете янындагы төзелеп килә торган мәдрәсә ике бинадан торачак. Беренче бинада тәрәзәләр куелган, эчтә ремонт эшләрен башлау планлаштырыла. Ә икенче беркатлы бинада әлегә кирпеч эшләре бара.

Хәзрәт әйтүенчә, төзелү тәмамлангач та, мәдрәсә үзенең эшләрен башларга һәм шәкертләрне кабул итәргә әзер булачак. «Ярдәм бар икән — төзелү бара, ә инде юк икән, димәк, төзелү дә тукталып тора», — диде ул.

Рөстәм Хәйруллин, мәдрәсәнең төзелеше турында барлык социаль челтәрләрдә гел искәртеп тора. Шуңа күрә мәдрәсәне төзүдә һәркем үз өлешен кертә ала.

Ләйсән Сафина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*