tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда ТР югары уку йортларында татар телен һәм мәдәниятен саклау мәсьәләләре буенча югары белем бирү мәгариф оешмалары ректорларының киңәшмәсе узды
Казанда ТР югары уку йортларында татар телен һәм мәдәниятен саклау мәсьәләләре буенча югары белем бирү мәгариф оешмалары ректорларының киңәшмәсе узды

Казанда ТР югары уку йортларында татар телен һәм мәдәниятен саклау мәсьәләләре буенча югары белем бирү мәгариф оешмалары ректорларының киңәшмәсе узды

9 декабрьдә Казан кооператив институтында Татарстан Республикасы югары уку йортларында татар телен һәм мәдәниятен саклау мәсьәләләре буенча югары белем бирү мәгариф оешмалары ректорларының киңәшмәсе узды. Чара киләсе ел Туган тел һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында уртак эш башланыр алдыннан оештырылды.

Иң элек кунаклар Казан кооператив институтта эшләп килүче Татар мәдәнияте үзәге эшчәнлеге белән танышты. Актлар залында оештырылган Татарстанның атказанган артистлары белән студентлар катнашында башкарылган чыгышлар тәрбия юнәлешенең бер элементы буларак тәкъдим ителде.

Эшлекле очрашуны Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов алып барды.

Чыгыш ясар өчен беренче булып сүз Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиевага бирелде. Алсу Рөстәм кызы Татар теле һәм әдәбиятын укыту практикасы, технологияләре турында: татар телен һәм әдәбиятын өйрәнү белән бәйле дисциплиналарны (модульләрне) югары белем бирү программаларына кертү вариантлары турында чыгыш ясады.

Алсу Рөстәм кызы Татарстан Республикасы югары белем бирү оешмаларында татар телен укытуның бердәм концепциясен эшләү кирәклеген ассызыклады. Әлеге тәкъдим югару уку йортлары ректорларында хуплау тапты.

Эшлекле киңәшмәдә катнашкан ректорлар югары уку йортларында татар телендә уза торган чаралар турында сөйләде. Татар телен югары белем бирүнең төп мәгариф программалары структурасына кертү дә булган кыенлыкларга тукталды.Уртак максатчан юл картасын төзү кирәклеге дә әйтелде.

Киңәшмәдә чыгыш ясаган югары уку йортлары ректорлары “Мондый сөйләшү кирәкле иде”, диделәр. Вузларда татар телен укыту буенча максатчан программалар төзү, дәреслекләр нәшир итү турында да сүз булды.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов киңәшмә барышында үз киңәшләрен әйтеп барды.

Киңәшмә ахырында нәтиҗәле сөйләшү булды, татар телен уку йортларында булдыру, әлеге көнүзәк мәсьәләдә тәҗрибәне эзләрсез, дигән сүзләре белән төгәлләде.

Исегезгә төшерәбез, Казан кооператив институтында Татар мәдәнияте үзәге 2019 елның 27 февраленнән эшли башлады. Биредәге сәүдәгәрләр музеенда уникаль экспонатлар: борынгы коръән, шамаильләр, картиналар, фоторәсемнәр, XIX-XX гасырларда кулланышта булган көнкүреш әйберләре – барлыгы 300 дән артык экспонат, репродукцияләр саклана. Экспонатлар арасында Гаяз Исхакый тавышының аудиоязмасы, Татарстанның төрле тарихи урыннарыннан видеоязмалар бар. Шулай ук Россия Федерациясе төбәкләрендә, БДБ һәм чит илләрдә яшәүче татарлар тормышы турында сөйләүче китаплар тупланган. Моннан тыш, Үзәктә татар халкының 100 бөек шәхесенең фоторәсемнәре кергән фотоальбом тәкъдим ителә.

  • Мөхлисә Бубый исемендәге Татар хатын-кызлары клубында төрки дөнья хатын-кызлары фикер алыша.
  • Шагыйрь Нәби Дәүли экспозициясендә язучының фронттан язылган бердәнбер хаты, китаплары, шәхси әйберләре, каләм иясенең үз куллары белән ясаган рәсемнәре урнашкан.
  • Татар телен өйрәнергә теләүчеләргә Татар теле курслары эшли. 8 905 020 98 93 телефоны буенча язылырга мөмкин.
  • Онлайн-концертлар, чит төбәктә яшәүче татарлар катнашында чаралар Әлки районы “Якташлык” җәмгыятенең инстаграмы һәм ютуб каналы аша турыдан-туры трансляцияләнә.
  • Ел дәвамында “Музейга бүләк ит” акциясе уза.

Татар мәдәнияте үзәгендә татар халкының күренекле вәкилләре белән очрашулар, конференцияләр, түгәрәк өстәлләр һәм мастер-класслар, конкурслар, онлайн телевизион күперләр, концертлар үткәрелә.

Казан кооператив институтының
Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе
Флюра Абдуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*