Димитровград шәһәрендә танылган төбәкче Ринат Басыйр улы Илькинның “Атнагыл авылы тарихы” дип исемләнгән китабын киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү кичәсе узды.
“Ата-бабаларыбызның исемнәрен кайтарыйк”
2018 елның апрелендә тынгысыз йөрәкле Ринат Илькинга өлкә татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчелеге чакыруы буенча мәркәзебез Казанда татар төбәкчеләренең Бөтенроссия съездында катнашырга насыйп итә. Анда ул халкыбызның тарихи-мәдәни мирасын өйрәнүче галимнәр, краеведлар һәм җәмәгать эшлеклеләре белән аралаша. Аннары аңа Димитровград каласының “Времена года” кафесында оештырылган корбан мәҗлесендә булырга туры килә. Әлеге очрашуда авыллар тарихын саклап калу кирәклеге, һәр мөселман кешесе кимендә җиде буынга кадәр үзенең нәсел агачын – шәҗәрәсен белергә тиешлеге турында сөйлиләр. Ә күренекле авылдашлары – Рәфик хәзрәт Хәбибрәхимов, Риваль Идрисов белән Фәрид Хәлиуллин (өчесе дә бакыйлыкка күчте инде) каләм остасына “Ата-бабаларыбызның исемнәрен кайтарыйк” дип аталган проектка алынырга тәкъдим итә. Авылыбыз администраторы Рәис Гизәтуллин сиңа һәрьяклап ярдәм итәр, ди алар. Шушы сөйләшүдән соң шактый вакыт – биш ел уза. Ринат Басыйр улы шул биш ел эчендә бәяләп бетергесез зур хезмәт башкара. Самара дәүләт архивындагы документларны җентекләп өйрәнә, Ташкент, Уфа һәм Төмән архивлары белән элемтәгә керә, Атнагыл авылының йорт кенәгәләрен цифрлаштыра, Нижгарның Мәдәнә авылыннан күченеп килүчеләр исемлеген барлый, Ульяновск өлкәсенең яңача тарих архивы, “Мәләкәс” тарих-мәдәният фонды, Димитровградның туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре һәм авылдашлары белән кулга-кул тотынышып эшли. Шулай ук Казаннан профессор Альберт Борханов белән Ульяновскидан тарих фәннәре докторы Сергей Прокопенко ярдәм кулы сузалар. Ә юмарт эшмәкәрләр – Самат Насыйров, Артур Матевосян, Фәнис Халиуллин, Равил Сабитов, Азат Мидаров китапны нәшер итүгә һәм аны халыкка тәкъдим итүгә бәйле чыгымнарны үз өсләренә ала.
“Биш ел эчендә башкарган эшемне ун этапка бүләр идем. Аларның һәркайсы зур тырышлык һәм көч куюны таләп итә. Әлбәттә инде, чын, сыналган, тугрылыклы дуслар, төрле белгечләр ярдәменнән башка бу хезмәтнең очына чыгып булмас иде. Һәммәсенә дә ихлас күңелдән рәхмәт әйтәсем килә. Күмәк тырышлыгыбыз нәтиҗәсендә саллы гына китап килеп чыкты. Үткәннәрне онытырга безнең хакыбыз юк. Менә шушы теләк, омтылыш тукталып калмаска, алга барырга булышты”,- ди Ринат Басыйр улы, канәгатьлек хисе кичереп.
Энциклопедиягә тиңләрлек китап
Димитровградның “Унипресс” нәшрият үзәгендә дөнья күргән “Атнагыл авылы тарихы” китабы, чын мәгънәсендә, энциклопедиягә тиңләрлек басма. 400 данә тираж белән затлы кәгазьдә нәшер ителгән китапның күләме 500 биттән артык. Ул Бөтендөнья татар конгрессының төбәкчеләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе, профессор Альберт Борхановның кереш сүзе белән башлана. Ә китапның искиткеч бай эчтәлекле булуы турында аның бүлек исемнәре ачык сөйли. “Тарихка кыскача экскурс”, “Мәләкәс төбәге тарихында авылыбыз тарихы”, “Мәчет – авылның рухи нигезе”, “Мәктәп – авылның киләчәге”, “Авыл тарихы яңа һәм яңача заманда”, “Бөек Ватан сугышы”, “Безнең авыл сугыштан соңгы елларда” һәм “Безнең якташлар” дип атала алар. Басманың икенче өлешендә “Ата-бабаларыбызның исемнәрен кайтарыйк” проекты урын алган. Әлеге проект “Ясаклы татарлар”, “Йомышлы татарлар” һәм “Яңа чукындырылган татарлар” дип аталган бүлекләрдән гыйбарәт. Биредә шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары исемлеге, мишәр авыллары картасы китерелә.
Архив мәгълүматлары раславынча, Мәләкәс төбәгенең Чирмешән волостена кергән Мукшы Күле авылына 1750 елда нигез салына. Күрше Филип авылы – 1780 елда, Атнагыл 1807 елда барлыкка килә. Ә Мөси һәм Сабакай авыллары күпкә иртәрәк пәйда була. Атнагыл Түбән Новгород өлкәсенең Сергач өязе Иске Атнагыл авылыннан күченеп килүче Атнагыл белән Рәхмәтулладан башланып китә. Хәзер Иске Атнагыл авылы Мордовия Республикасы территориясенә керә икән. Безнең якларга күченүчеләр арасында Кече Рбишча, Зур Рбишча һәм Мәдәнә авылы кешеләре дә очрый. 1834 елгы мәгълүматларга караганда, Сембер губернасының Ставрополь өязе Атнагыл авылында 220 ясаклы татар (шуларның 113е – ир-атлар, 107се – хатын-кызлар), 68 ясаклы яңа чукындырылган татар һәм 517 йомышлы татар яшәгән. Метрика документларыннан күренгәнчә, авылда беренче мәчет 1815 елда төзелә. 1850 елда Аллаһы йортын үзгәртеп коралар. Уфадагы диния нәзарәтенең ремонт эшләре башкарырга рөхсәт бирү турында карары әнә шул хакта сөйли. Бу чорда 390 кеше мәчеткә намазга йөри. Хәйрулла Мәвлиханов, Кәлимулла Ризванов, Сөнгатулла Абдюханов, Исмәгыйль Мәвлиханов һәм Летфулла Яруллов төрле елларда имам вазыйфасын башкаралар. Китап авторы яңа чукындырылган татарларның, ягъни крестьяннарның беркайчан да чиркәүгә йөрмәүләрен, муеннарына тәре такмауларын, чәчләрен кырдырып, башларына түбәтәй киюләрен рәсми документлар нигезендә исбатлый. Алар иманнарыннан ваз кичмичә, христиан диненнән исламга кайту омтылышы белән яшәгән, дип яза ул. Атнагылда беренче мәктәп – мәдрәсә 1900 елда Казанда белем алып кайткан Исмәгыйль мулла тырышлыгы белән ачыла. Сөләйман Әхмәтов белән Гомәр Салихов – мәгариф учагының беренче мөгаллимнәре. Биредә авыл балаларының 10-12 процент чамасы дини гыйлем алган. Ә совет мәктәбе 1920 елда үзенең ишекләрен ача. 1919 елда Атнагылда халык саны 3 меңнән артып китә. Нетфулла Шәфиев – авыл советының беренче рәисе. 1931 елда авылда Нариманов исемендәге күмәк хуҗалык – колхоз оеша. Хуҗалыкның 3500 га мәйданда чәчүлек җирләре була. Бөек Ватан сугышы елларында әлеге авылдан 300дән артык кеше фронтка алына. Бәдретдин Аряпов белән Хөснетдин Саляев үзләренең тракторларына утырып фронтка юл тоталар. 100 кеше яу кырында һәлак була, яралардан үлә, хәбәрсез югала. Китапта Җиңү солдатлары, Ватан өчен башларын салучылар һәм батырлыклары өчен дәүләт бүләкләренә лаек булучылар исемлеге белән танышырга мөмкин. Совет заманына – колхоз, мәктәп тормышына бәйле язмалар китапның шактый өлешен били. “Безнең якташлар” сәхифәсе аеруча игътибарны җәлеп итә. Әфган сугышында батырларча һәлак булган Илдар Атауллов, ерак җирләрдә интернациональ бурычларын үтәгән Ислам Ризванов, Рәфис Фәйсханов, Рафаэль Хасиятуллин, Ринат Апусев, Әмир Галеев, Рәфис Гизәтуллин, Альберт Фәйсханов һәм Илдар Хайрулловның тормыш юлы яшь буынга үрнәк булырлык. “Курск” атом су асты көймәсендә һәлак булып, Атнагыл зиратында җирләнгән Рәшид Аряпов турында да язма урын алган. Шулай ук “Ата-бабаларыбызның исемнәрен кайтарыйк” проекты беркемне дә битараф калдырмас. Әлеге проектта катнашучы Җәмил Кадыров, Минәхмәт Хайруллов, Наилә Мягазева, Тәлгать Асанов, Шамил Хөснуллов, Зелимхан Нуртдинов, Рәфик Хәбибрәхимов, Изил Юмагулов, Миннәхмәт Хайруллов, Фәсих Хәйретдинов һәм башкалар үзләренең нәсел агачлары – шәҗәрәләре белән таныштыралар. Кызганычка, төрле сәбәпләр аркасында нәселләре киселгән кавемнәр дә шактый.
Китап туе
Яңа гына табадан төшкән китапны укучыларга тәкъдим итү кичәсенә шәһәр һәм район җитәкчеләре, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, проектта катнашкан авылдашлары һәм иганәчеләр чакырулы иде. Район хакимияте башлыгы урынбасары Иван Саляев, туган як тарихын өйрәнү нияте белән чыгарылган китапка югары бәя биреп, Альберт Вәлиуллин, Рәис Гизәтуллин белән Ринат Илькинга Рәхмәт хатлары тапшырды. Ә Әлфинур Миркяева, Флера Сирачева белән Рәфик Хасиятуллин шәһәр мэриясенең грамоталары белән бүләкләнде. Китапның автор-төзүчесе Ринат Илькин үзенең чыгышында әби-бабаларыбызны җиде буынга кадәр белү, нәсел агачларыбызны өйрәнү кирәклеген ассызыклады. Бөтендөнья татар конгрессының краеведлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Альберт Борханов “Атнагыл авылы тарихы” китабын уникаль басма дип атады һәм төбәкчеләргә үзләренең хезмәтләрен менә шушы китап үрнәгендә әзерләргә киңәш итте. Ул Рамис Сафин, Руфия Асылгараева белән Ринат Илькинны конгрессның Рәхмәт хатлары белән сөендерде. Ә өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин төбәгебездәге инде 30 татар авылының тарихы китап рәвешендә басылып чыгуы турында хәбәр итте. Атнагыл авылы тарихы – иң затлы, саллы китапларның берсе, диде ул. Наилә Сабитова, Самат Насыйров һәм Инсаф Кальмасов автономиянең Рәхмәт хатларын алу бәхетенә ирештеләр. Тарих фәннәре докторы Сергей Прокопенко укучылар кулына яңа гына килеп эләккән басманы бик тә хаклы рәвештә тере тарих дип атады. Ә Димитровградның туган якны өйрәнү музее директоры Марина Ивлиева шушы китаптан тарихны язарга өйрәнергә киңәш итте. Ул Советлар Союзы Герое Борис Юнысов турында очерк басылган журналны шәһәр татар автономиясенә бүләк итеп тапшырды. Ульяновск өлкәсенең Почетлы гражданины Рифгать Ахмедуллов төбәгебез тарихын, татар авылларының үткәнен чын фидакарьләрчә өйрәнүе өчен Ринат Илькинга рәхмәт сүзләрен ирештерде. “Мәләкәс” тарих-мәдәни фонды рәисе Андрей Мокеев Ринат Басыйр улына Мәләкәс районының Почетлы гражданины исемен бирү тәкъдиме белән чыкты. Мәләкәс районы гимнының авторы бу исемгә күптән инде лаек, диде ул. Барлык милли һәм дини чараларга спонсорлык ярдәме күрсәтүче танылган врач Руфия Асылгараева Атнагыл авылы халкы исеменнән Ринат Илькинга рәхмәт белдерде. Сез авылыбызны паспортлы иттегез, Атнагылның яхшы данын еракларга тараттыгыз, диде ул. Ә Ринат Басыйр улы Филип авылы тарихын да китап итеп чыгару кирәклеге турында җиткерде. Димәк, татар авыллары тарихын өйрәнү дәвам итә.
Исхак ХӘЛИМОВ.
Чыганак: emet73.ru