tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кочко-Пожарга үзенчәлекле бүләк
Кочко-Пожарга үзенчәлекле бүләк

Кочко-Пожарга үзенчәлекле бүләк

Соңы елларда бер күркәм тренд булып безнең авылларга да кереп барган тенденция дулкынында Түбән Новгородта яшәүче Рәшит Хәсәнов Кочко-Пожарга үзенчәлекле бүләк ясады – “Мин яратам Кочко-Пожарки” скульптурасын эшләтте.
Бу – Рәшит Яхья улы тарафыннан каен әтисе Рифат әфәндегә, гомумән, барча мәрхәмәтле кочко-пожарлыларга, аеруча да үзенә өч ир-егет бүләк иткән хатыны Алсу ханыма олы ихтирам йөзеннән башкарылган игелекле гамәл.
Авыл җитәкчелеге белән килешкәннән соң, фотодагы бер төркем кочко-пожарлылар әлеге сынны авыл уртасындагы юл чатында булган бер калкулыкка урнашырды һәм ул хәзер авылга өстәмә ямь, яктылык биреп тора.
Барча авылдашларым исеменнән Рәшит Яхья улына олы рәхмәт белдерәм. Ул Кочко-Пожардагы җирле инициативаларның берсеннән дә читтә калмый һәм алга таба да безгә ярдәм кулы сузып торырга Аллаһы Тәгалә аңа саулыгын да, мөмкинлеген дә бирсен иде.
Олег ХӨСӘИНОВ.
“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*