tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтнә районының Ары авылында «Гашыйклар тавы» фильмы төшерелә
Әтнә районының Ары авылында «Гашыйклар тавы» фильмы төшерелә

Әтнә районының Ары авылында «Гашыйклар тавы» фильмы төшерелә

Әтнә районының Ары авылында Илдар Юзеевның «Гашыйклар тавы» повесть-поэмасы нигезендә тулы метражлы нәфис фильм төшерелә башлады. Фильмның премьерасы 2024 елга планлаштырылган.

Кинотасманың режиссеры һәм сценарий авторы – язучының бердәнбер варисы Салават Юзеев. Фильмның операторы – Салават Юзеевның укучысы, Казан дәүләт мәдәният институты студенты, Ангола егете Карлос.

Фильмның кастинг директоры Ирек Хафизов хәбәр итүенчә, төп рольләрдә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры Булат Гатауллин һәм театраль студия артисты Эльза Кәримова.

«Гашыйклар тавы» фильмында Әтнә театры, Камал театры, Тинчурин театры, Кариев театры, Әлмәт театры актерлары катнаша. Рольләрдә – Илдус Әхмәтҗанов, Рәфыйк Таһиров, Лилия Сергеева, Диләрә Рәхимова, Гөлчәчәк Хафизова, Лилия Мәхмүтова, Хәлимә Искәндәрова, Минвәли Габдуллин, Раушан Шәриф, Илдус Габдрахманов һәм башкалар.

  • Фильм «Татар халкының милли тәңгәллеген саклау дәүләт программасы» кысаларында төшереләчәк. Проект өчен Татарстан Республикасының кинематография өчен субсидиясе дә бирелде.
  • Фильмның идея авторы һәм продюсеры – «Татаркино» оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*