Шушы минутларда К.Тинчурин исемедәге театр бинасында ”Авыл кызы” II Бөтенроссия бәйгесенең финал өлешенә соңгы әзерлек эшләре алып барыла.
Башкорстаннан, Пенза, Сембер, Әстерхан, Ырынбур, Түбән Новгород өлкәләреннән килгән кызлар милли аш-су, җыр-биюдә көч сынашып, араларыннан иң-иңен сайлап алачаклар. Моны танылган җырчы Фердинанд Сәлахов җитәкләгән жюри башкарачак. Кызлар бераз каушап та торалар, чөнки жюрида билгеле һәм абруйлы шәхесләр: Камал театрының данлыклы артисты Әсхәт Хисмәтов, җырчы ИлСаф, ТНВ телерадиокомпаниясе җитәкчесе Илшат Әминов, “Алмаз-холдинг” җитәкчесе Фәрит Гомәров, дизайнер Әлмира Борһанова.
Бәйрәм бәйге кичәсе кичке алтыда башланып китәчәк.