tatruen
Баш бит / Яңалыклар / IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены башланып китте
IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены башланып китте

IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены башланып китте

Бүген, 20нче март көнне, иртәнге сәг. 8:00дән   IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына килгән делегатларны теркәү башланып китте. Делегатлар арасында эшмәкәрлекнең төрле тармакларында эшләүчеләр бар. Сайт укучыларына әлеге кешеләрнең кайберләреннән алынган кыскача интервья-таныштырулар тәкъдим итәбез.

нэбиуллин

Нәбиуллин Илнур (Татарстан Республикасы, Баулы районы)

Мин 2008 елда Казан дәүләт ветеринар медецина академиясендә белем алгач, үзебезнең районга кайтып маллар үрчетә башладым, терлекчелек тармагы белән шөгыльләнү теләге уянды. Хәзерге вакытта минем хуҗалыкта 100 баш эре мөгезле хайван бар. Киләчәктә кошчылык тармагына да тотынып карыйсым килә, аеруча казларга басым ясау теләге зур.

 

оренбург

Аббясов Мингали, Яхин Рөстәм (Оренбург өлкәсе, Шарлык районы, Яңа Муса авылы)

Без икебез дә игенчелек тармагында эшлибез. Минем “Аббясов” крестьян-ферма хуҗалыгы, ә Рөстәмнең  “Яхин” крестьян-ферма хуҗалыгы буларак теркәлгән.  2300 Га мәйданда без арпа, бодай, солы, көнбагыш кебек культуралы үсемлекләр үстерәбез. Шунысы шатландыра, узган елгы уңышның табышы техникаларыбызны яңартырга мөмкинчелек бирде.

 

свердл

Мөхәммәдьяров Рәис (Свердловск өлкәсе, Әчет районы, Үргә Кәрши авылы)

Иген үстерү тармагында эшлим. Хуҗалыгыбыз ООО “Рассвет” исеме белән теркәлгән. Солы, арпа, арыш, шулай ук күпьеллык печән орлыклары үстереп сатабыз. 611 Га җир мәйданыбыз бар иде, ләкин хәзерге вакытта 150 Га гына калды. Сәбәбе вакытлы түләп алынган җирләрнең хуҗасы буларак без ул җирләргә хуҗа булудан туктадык, шул сәбәпле бу җирләрне авыл кешеләре шәхси милекләре буларак теркәделәр һәм сатуга куйдылар. Якын киләчәктә безгә бу җирләрне кабаттан сатып алырга туры киләчәк.

 

спас

Гайнуллин Ильмир (Татарстан Республикасы, Спас районы, Татар Такталысы авылы) 

“Гайнуллин Ильмир”крестьян-ферма хуҗалыгын төзедем. Эре мөгезле терлек асрау һәм сөт җитештерү тармагында эшлим. Хуҗалыкта 37 баш сыер бар. Киләчәктә бу санны тагын да арттырырга дигән максатлар белән эшлим. Дәүләт тарафыннан ярдәм кулы суздылар, Татарстан Республикасы тарафыннан уздырылган грантлар уйнатуда, 1,5 млн. сумлык грантны җиңүгә ирештек, район администрациясе 400 мең сум белән ярдәм итте.

 

барда

Балтаев Әлфиз (Пермь крае, Барда авылы)

Терлекчелек, сөт җитештерү, культуралы үсемлекләр, күпьеллык печән орлыкларын үстерү буенча эш алып барабыз. Хуҗалыкта 50 сыер бар. Сөт җитештерү тармагын үстерү буенча эш алып барган өчен 6 млн. сумлык грант алуга ирештек. Культуралы үсемлекләр һәм печән үстерү өчен 250 Га җир мәйданыбыз бар. Соңгы елларда сөтне күп ала башладылар, аңа сорау да күбрәк. Ләкин сөтнең хакы кызганычка каршы артмый. Ягулык өчен, техника өчен бәяләр шактый югары күтәрелде бит, бу үз чиратында хуҗалыкның икътисади күрсәткеченә зыян сала.

 

солтанов али

Солтанов Али (Пенза өлкәсе, Татар Кынадысы авылы)

Мин Гадел Кутуйның туган авылыннан килдем. 2002 елдан башлап шәхси пилорама тотам, агачтан төрле зурлыктагы такталар ярдыру белән шөгыльләнәм. Кризис минем эшчәнлекә әллә ни кагылмады, икътисади яктан зяын күрмәдек. Киләчәктә эшчәнлекне тагын да киңәйтергә дигән максатлар белән яшим.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*