tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Авылларда хәлләр ярыйсы әле…
Авылларда хәлләр ярыйсы әле…

Авылларда хәлләр ярыйсы әле…

Таҗлы зәхмәт белән чирләүдән куркып күп кенә кешеләр өйләреннән күрше урамдагы кибеткә барырга шөлләп торганда Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы татар төбәкчеләре оешмасы әгъзаларыннан бер төркем тарихчылар ике атнага якын Урал төбәкләренең татар авылларында, Чиләбе Екатеринбург, Серов шәһәрләрендә йөреп кайтты.

Уралларны урап, артуларга юрап…
Җитәкчеләре –  чын мәгънәсендә кыю, утны-суны кичкән әфганчы, үз эшенә гомере буе тугрылыклы калган тарихчы профессор Альберт Борһанов. Ул киң илебезнең милләттәшләребез яши торган төрле төбәкләрендә зур халыкара фәнни конференцияләр үткәреп, оештыру сәләтен бар дөньяга күрсәткән кеше.

11 октябрь көнне алар: шулай ук атаклы тарихчы Нурулла Гариф, Удмуртиядән тарихчы шагыйрә Рәзилә Хамидуллина, галимә Вәсилә Хакимова, Мари иленнән Сания Рамай һәм Михаил Черепанов, Башкортстаннан җырчы композитор Рамил Чурагулов, гармуннар төзәтү остасы Расыйх Сабирҗанов, журналист Расыйх Фәсхетдинов – барысы да милләте өчен җанын фида кылырга да әзер торучылар.

Әлеге сәяхәтнең максаты – Урал төбәгендә яшәп ятучы татарларыбызның хәлен белү,аларның милли рухларын күтәрү һәм җанисәп вакытында бу төбәктәге татарлар санын киметмәү (ред. иск. арттыру рөхсәт ителә). Бу бик тә изге максатка ирешү өчен авыр озын юлга чыгучыларга көнне төнгә ялгап, көненә әллә ничәшәр очрашу уздырырга туры килгән. Күп вакыт ашауны да, йоклауны да онытканнар. Ләкин шулай булса да куелган максатның нәтиҗәнең уңай буласына өметләнеп бик канәгать булып кайттылар.

– Без үзебезнең зур бөек халык икәнлегебезне тагын да тирәнрәк аңладык. Халкыбыз талантлы да, кунакчыл да, уңган да, батыр да. Мондый халык киләчәктә дә яшәргә тиеш! Кайсыннан гына сорасаң да, шулай диде. Ә иң мөһиме – алар бу фикерне үзләрендә генә түгел, йөргән җирләрендәге җирле халыкта да уята алганнар. Шуңа да инде маршрутны үзгәртергә туры килгән. Чиләбе өлкәсендәге Арыслан авылы шулай үзләре чакырып алган төбәкче сәяхәтчеләребезне. Андагы татар рухына шаккатканнар. Роза Мөхәррәмова гармунда уйнап бөтен авылны ямьләп тора, ди. Әбиләрне дә бәбиләрне дә җырлата да, биетә дә. Хәтта ире белән бергәләп янган урынына клубның да яңасын төзеткәннәр.

Татар авылларының күбесендә кечкенә генә булса да, мәчетләр булуга да сокланган сәяхәтчеләр. Милләтебезне иман, ислам дине яшәткәнен күреп сөенешкәннәр. “Авылларда хәлләр ярыйсы әле. Юллары гына начар, алар зур дөньядан аерылган кебегрәк. Шәһәрләрдә хәлләр мактанырлык түгел, милләттәшләребезнең соңгы буыны яшидер кебек тоела, диделәр. Алай дип тә кырт кистереп булмыйдыр. Чөнки Екатеринбургта бөек шагыйребез Муса Җәлилгә һәйкәл ачуда да катнашканнар. Шундый ук һәйкәл өлкәнең Серов шәһәрендә дә киләсе елга ачылачак икән. Әлегә балалар китапханәсе каршында китапханәчеләр тырышлыгы белән шагыйрьнең бюсты куелган. Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәре, гомумән дә, татар рухын иң нык саклаган кала булып хәтерләрендә калган.

Җитәкчеләре Альберт Борһанов үзе дә – Урал егете. Сведловск өлкәсе Бәгрәк Тамак авылыннан. Үзләренә дә кунакка алып кайткан. һәр җирдәге шикелле татар теле дәресләре булыр-булмас кына барса да, башта рус телендә башланып киткән бәйрәм. аннары гел татарча гына милли рухта барган.

Бу төбәктәге милләттәшләребезгә безнең, Татарстан ярдәме дә бик кирәк икәнлеген белеп кайтканнар. Кайбер авылларга егерме елга якын бер генә татар язучысының да, артистының да килгәне юк икән. Шуңа аларны космонавтлар шикелле каршы алганнар.
“Бер ялганган элемтәләрне өзмәскә кирәк”, дигән уй белән басканнар сәяхәтчеләр кабат Казан җиренә. Ике атнага сузылган бу тарихи сәяхәт хакында әле бик күп язылыр. Аның әһәмияте, катнашучыларның фидакарьлеген дә әйтеп тә сөйләп тә бетерерлек кенә түгел. Хәтта буранда да калганнар. Милләтебез аларны онытмас дип өметләнәсе килә. Исән-сау гына булсыннар берүк!

Ә нәтиҗәне 15 октябрьдән 15 ноябрьгә кадәр илебездә барган санисәп күрсәтер. Бу төбәкләрдә татарлар саны артып куйса да, гаҗәпләнмәбез. Бу аларның тырыш хезмәтенең дәлиле булыр.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*