tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Новосибирскның 1916 елда төзелгән борынгы мәчетендә булды
Милли Шура рәисе Новосибирскның 1916 елда төзелгән борынгы мәчетендә булды

Милли Шура рәисе Новосибирскның 1916 елда төзелгән борынгы мәчетендә булды

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Новосибирск шәһәренең 1916 елда төзелгән “Ихлас” тарихи мәчетендә булды. Кунакларны мәчет имамы Рафаил хәзрәт Сөләйманов каршы алды.

Белешмә өчен:
Яңа Николаев магометан җәмгыятенең мәчете дин тотучылар акчасына 1916 елда шәһәрнең Вокзал өлешендә төзелә. Әлеге участокны мәктәп һәм мәчет төзү өчен алу хокукын мәхәллә 1907 елның маенда ала. 1927 елның 15 июнендә бу бинада Себер мөселманнарының съезды уза. 1937-38 елларда мәчет ябылган, манара һәм гөмбәзе сүтелгән, булган бөтен милек урланган, ә бина янгын сүндерүчеләр клубына тапшырылган. Шуннан соңгы елларда мәчет бинасында төрле дәүләт учреждениеләре һәм оешмалары урнашкан. 1992 елның декабрендә мәчет дәүләт тарафыннан кире мәхәлләгә кайтарыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*