tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Авыр йөктән курыкмый батыр йөрә
Авыр йөктән курыкмый батыр йөрә

Авыр йөктән курыкмый батыр йөрә

Арабызда гамәлләре, яшәешләре белән газет битләренә язардай кешеләребез
бетеп тормый. Бүген мин Кәлнә авылында яшәүче Әлфирә апа һәм Фәйзылхак
абый Низамиевлар гаиләсендә. Беркемнән дә, бернәрсәдән дә курыкмый торган батырга тиңләр идем Фәйзелхак абыйны. Табигать аны көчле рух, игелек, мәрхәмәт белән бүләкләгән. Кешенең соңгы эше булып аны соңгы юлга озату тора. Лаеклы
ялга чыккач, шушы изге эшне башкара да ул. Барысын да җиренә җиткерәсен
белеп, “мине соңгы юлга озатырсың” дип әйтеп куючылар да күп аңа.
Җирләргә туган-тумачасы табылмаган мәетләр дә була, бу очракта да Фәйзелхак абыйны эзләп табалар. Мәетне йөртергә дип авыл төбәге хакимиятеннән дә, моргтан да, полициядән дә, “Ритуал” дан да чылтыраталар.

Хәбәр булуга төнлә дә чыгып китә ул. Артыннан йөрер кешесе булмаганда, юарга, күмәргә кешеләр табып, күмгәнче үзенә йөрергә туры килә. Төрле халәттә үлгән кешеләр була бит, юл һәлакәтенә очрап, кан эчендә яткан, башка фаҗигале үлемнәр белән китеп барган мәетләрдән бер дә чирканып тормый Фәйзелхак абый, тәвәккәл генә эшкә алына. Мәетне озатып кайткач, Әлфирә апа белән машинаны икәүләп юалар, тагын чиста җәймәләр җәеп куялар.
– Курыкмыйм, исәннәрдән куркырга кирәк, – ди ул. – Берсенең дә төшемә
кергәне юк әле.
– Җире искергәч, төшкә керми инде, – дип өсти Әлфирә апа.

Нинди генә милләт кешесе булмасын, үтенечләрен кире какмый. Әле,
чакыргач, Малмыжның чиркәү атакае белән изге су да йөртергә туры килә аңа.
Фәйзелхак Низамиев 1949 елда Кәлнә авылында әнисенең икенче баласы булып
дөньяга аваз салган. Ул ва- кытта тормышлары бар кешеләрнеке кебек авыр
була. Җизнәсе турында күбрәк балдызы Әсфирә апа сөйли.
Әниләре Әминә апа гомере буе спирт заводында сменалы эштә эшләгән. Әтисе
икенче гаиләдә яшәгән. Бер тапкыр да әти дип әйтергә туры килмәгән
малайны тормыш төрле яклап сыный. Хезмәт юлы аның 10-11 яшендә үк
башлана. Мәктәптә укыганда ук колхоз атлары белән эшли. Буе җитмәгәч,
атны җигеп бирәләр. Калганын үзе теләсә ничек эшләсен. Ат белән болынга
төшеп китәләр. Мәктәптә укулар башлангач, дәресләрдән соң спирт заводына
икенче сменага китә. Анда төнлә бәрәңге, ашлык кертә. Сменадан чыккач,
тагын мәктәпкә китә.

Үсә төшкәч, шоферлыкка “права” алып, заводта машинада эшли башлый. (Ул вакытта инде медицина училищесын тәмамлаган апасы Раузаны еракка эшкә җи-бәрәләр). Спирт заводының гөрләп эшләгән чагы, эшче куллар да күп кирәк була. Яңа Йөрек починкасыннан 8 классны тәмамлаган 15 яшьлек биш-алты кыз шушы заводка эшкә керәләр. Күп эш кул белән башкарыла. Бәрәңге бушаталар, ашлыкны сортларга аералар… Эш көне тәмамлангач, Фәйзелхак йөк машинасы белән кызларны өйләренә кайтарып куярга тиеш була. Кызларның Әлфирә исемлесенә күзе төшә аның һәм үзенә
яр итә дә. Кызга әле 17 яшь кенә булуга карамастан, бергә тормыш корып
җибәрәләр. Әниләре Әминә апага килене хөрмәтендә озак яшәргә язмаган,
дөнья куя.

Фәйзелхак абый белән Әлфирә апаның өйләнешкәндә үк икесе дә бер
фамилиядән булалар, икесе дә август аенда туганнар. Бер-берсенә бик
килешеп торган бу парның озак көттерми, бер-бер артлы ике кызлары туа.
Олысы Венера шәфкать туташы, хәзер Казан шәһәрендә “Республиканский”
хастаханәсендә эшли. Альбина бухгалтер белгечлеге алган, Малмыжда сату
өлкәсендә хезмәт куя. Әби-бабай өч оныклары бе-лән дә бик бәхетлеләр.
Әлфирә апа ире белән бер-берсенә терәк булып, 47 ел бергә бик бәхетле
гомер кичергәннәр. Кулыннан эш килгән ире турында “мин аның белән тимер
капкага терәлеп торам” дигән сүзләре дә Әлфирә апаның иренең гаиләсенә,
туганнарына нык терәк булуын аңлата.

– Җизни гомер буе бик кешелекле булды. Үзе бик таләпчән дә, усал да,
туры сүзле дә һәм гадел дә ул. Безнең әти-әнине дә бик хөрмәт итте.
Абый-энеләрем дә, без дә заводка эшкә төшкәч, үз куышыбыз булганчы,
җизни белән апада яшәп тордык, безгә бик игелекле булды ул, – дип
рәхмәтләрен яудыра.

Ирле-хатынлы Низамиевлар гомер буе Кәлнә спирт чыгару заводында хезмәт
куйган. Аларның хезмәт кенәгәсендә дә ике генә язу: спирт заводына эшкә
алынган һәм эштән киткән вакытлары күрсәтелгән. Әлфирә апаның 42 ел
хезмәт стажы, хезмәт ветераны исемен йөртә. Фәйзелхак абыйныкы аныкыннан
да күп, исәпләп тә бетерә алмадылар. Гомер буе тыйнак булган, намус
белән эшләгән Әлфирә апага Кировтан генеральный директорлары килеп үзе
премия тапшырган.

Авыр йөктән курыкмый батыр йөрәкләр. Яхшылыкларының игелеген күреп
яшәргә, Аллаһының рәхмәтенә ирешергә язсын аларга.

Рәмзия ХӘКИМОВА.
Автор фотосы.

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*