tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов: “Татар җыры” – күрешергә матур сәбәп”
Рөстәм Миңнеханов: “Татар җыры” – күрешергә матур сәбәп”

Рөстәм Миңнеханов: “Татар җыры” – күрешергә матур сәбәп”

 “Пирамида” мәдәни күңел ачу комплексында “Татар җыры” фестивале юбилеен үткәрде. Фестивальнең егерме яшьлеген “барслылар” чын туган көнгә әверелдерәбез, дип вәгъдә иткән иде.

Моның өчен хәтта Мәскәүдән үк режиссер Лина Арифуллинаны да дәшкәннәр. Ул исә, мин гадәти булган әйберләрне яратмыйм, җырчыларны да гадәти булмаган шартларга куярга тырышам, диде.

Ялтыравыклы күлмәк кенә коткарса иде…

Туган көн концерты сәгать кичке биштә башлана дисәләр дә, кунакларга “юбилярларны” бераз  көтәргә туры килде. Моны алдан ук сизенепме, тамашачы да урыннарына ашыкмый гына керә торды. Тамаша башланырга ике минут кала әле залның яртысыннан артыгы диярлек буш иде.

Сәхнә башка фестиваль – бәйгеләрнекеннән әллә ни аерылып тормады. Сәхнә уртасында зур экран, ике як-ягында исә өч катлы барс канаты. Ул экран аркылы сәхнә артында “бекстейдж” ясаганнар. Бу сүгенү сүзе түгел, борчылмагыз. Сәхнә артын күрсәтү, ягъни мәсәлән.

Сәхнә бизәлеше аерылмаса да, тамашачы аерыла. Чөнки бәяләр ягыннан билетлар алай ук арзан димәс идем. Ялтыравыклы күлмәкләр киеп, үзләре белән түфлиләр алып килгәннәр иң элек урыннарына түгел, ә буфетка уза. “Татар җыры” ның даими йөри торган тамашачысы бар аның. Шуңа да алдагы еллардагы тәҗрибәсе буенча, иң элек тамак ялгый халык. Алай эшләгәндә, кайбер чыгышларны “уздырып җибәрү” җайлырак, күрәсең. Әле быел оештыручылар “закуска” хакында да кайгырткан – шоколадлар таратып чыккан. Эх, ялтыравыклы күлмәк белән генә барысын да качырып булса икән! Буфеттан өчпочмакны тамаша залына алып килеп, концерт караганда ашап утырган тамашачы хакында язарга сүз байлыгым җитми, гафу!

Туган көн бүләксез булмый

Концертны тамаша кылырга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде.

“Һәммәгезне дә бүгенге җыр бәйрәме белән котлыйбыз! Егерме ел дәвамында барыбыз да” Татар җыры” на җыелып киләбез. Фестивальне өч егет башлап җибәрде, киләчәктә дә “Татар җыры” гөрләп торыр. Шатланырбыз, күп яңа талантларны күрербез. Үзебезгә дә күрешергә матур сәбәп булыр”, -диде Президент.

Республика лидеры музыка сәнгатен үстерү дә зур өлеш керткәннәре өчен “Барс медиа” компанияләр төркеме директорлар советы әгъзасы Наил Баһаутдинов һәм компаниянең директорлар советы рәисе Камил Гәрәевка Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исемен тапшырды.

Ландыш белән Элвин кая?

…Программаны гадәттәгечә, Гөлназ Сәфәрова һәм Искәндәр Хәйруллин алып барды. Сәхнә арты тормышын  исә Байбулат атлы яшь алып баручы яктыртты.

Тамашаны Гүзәл Уразова ачып җибәрде. Оештыручылар фестиваль алдыннан җырчылар иң популяр җырларын башкарачаклар, дигәннәр иде. Гүзәл “Тимәсен тик күзләрем” не җырлады. Тик базардагы күлмәк сатучы көньяк егетләрен хәтерләткән, әйберен сатар өчен сатып алучының бер алдына, бер артына чыгып биегән көзгеле егетләр генә аңлашылып бетмәде. Өстәвенә, Гүзәлгә кәләш фатасы да кигезеп куйдылар. Илдар белән 15 елдан артык торгач, әллә никах яңартырга булганнар шунда…

Илдарның да сәхнәгә кияү егете сыман ялтыравыклы күбәләкләр тагып чыгуын тагын ничек аңларга була инде?

Быелгы “Татар җыры” ның бер уңышы дип инде ничә ел чыгыш ясамаган “Айфара” төркемен туплап, сәхнәгә кире чыгаруы булгандыр. Ни дисәң дә татар эстрадасында иң озак иҗат иткән төркемнәрнең берсе бит ул! Чыкты да җырлады егетләр. Дөбер-шатыр сикерүчеләр дә кирәкмәде. Сагындырганнар. Популяр җырлар булгач, мин “Ак каен”ны көткән идем. Ә алар “Сау бул”ны башкарды. Хушлашулары булдымы икән инде тамашачы белән…

Ләйсән Гимаева чыкканнан соң җырлый башлаганчы башта нинди җыр башкарганын аңламый тордым. “Яшлегем чишмәләре” нинди матур җыр иде, югыйсә. Бетереп атканнар, чукынчыклар. “Дөп-дөп”, “даң-доң”, кыскасы.

Сәхнәгә “Каеннар арасында” җыры белән Рәсим Низамов күтәрелгәч кенә халык бераз җанланды. Тик аның артында ак җәймәнең тузанын каккан кыяфәт ясаган кызлар да гына яңалыкны күпме эзләсәм дә, таба алмадым. “Ул каеннарны нәрсә генә эшләтмәделәр, әмма Рәсимне уздыра алмадылар” дип шаяртты алып баручылар. Алай гына да түгел, Рәсим Низамов тамашачыга бүләк тә алып килгән булып чыкты. 12 рәтнең ( декабрь – 12 ай) 20 урынындагы (фестиваль туган көне) тамашачыга Рәсим Низамов автографы белән каен бүкәне эләкте.

Чыгышы азагында Әлфинә Әзһәмованы нишләптер режиссер чемоданнар өстенә утыртып калдырдырган. Ниндидер ишарә булдымы соң бу Әлфинә ханым иҗатына карата…

Нәфкать Нигъмәтуллин, Хәмдүнә Тимергалиевага,”Казан егетләре”, Идрис Газиев та популяр җырларын җырлады. Идрис Газиев чыгышы аеруча да ошады. Әллә җыры әниләр турында булгангамы шунда.

Иркә номеры ялтыравыклы ыштаны белән генә истә калды. Ә Ландышны бүген бөтенләй дә чакырып тормаганнар. Әллә Ландышның “Барс медиа” белән контракт беткәнме? Үзеннән сорашырга булыр әле, күңелне тырный бит.

Аның каравы, Эльмира Сөләйманова җырлады.Аның урынына Лилия Хәмитованы дәшәсегез калган, дип утырдым. “Татар җыры” башланганда иң популяр җырчылар исемлегендә иде бит ул.Һәр җыры- хит!

Ялтыравыклы ыштан дигәннән. Быел тамашачылар арасында гына түгел, артистлар арасында да ялтыравык күлмәк “модный” иде. Эльмира Кәлимуллина белән Зәйнәб Фәрхетдинова яңа биш тәңкә сыман җемелдәде бүген.

Иң күп алкышларны Филүс Каһировка яудырганнардыр. Филүс Америкага кадәр барып концертлар оештырган җырчы һичшиксез, моңа лаек.

Узган атнада “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясен алган Әнвәр Нургалиевка “Алтын барс” та эләкте. Ну Әнвәр абый Элвин Грей кызларын да урлап бетерә бугай инде! Бу кичтә бөтен “сторис” ларда да ул булгандыр, мөгаен. Сәхнәгә Әнвәр Нургалиев чыга  диюгә, залдагы апайлар икешәр телефонга төшерә башлады. Хатыны Ирина ханымга Алла ярдәм бирсен инде!

Аның популяр булуыннан файдаланыпмы,  оештыручылар ике җыр башкарырга рөхсәт иткән. Мондый бәхет Ришат Төхвәтуллинга  һәм Айдар Галимов белән Салаватка гына тәтеде.

Әнвәрнең фонограммасы өзелеп кенә кәефен корды кебек. Була инде ул андый хәлләр дә. Фирдүснең әнә чалбары да ертылган иде әле. Аңа карап кына җырлавын туктатмады. Әмма Фирдүс Тямаев бу кичне сәхнәдә уздырмады. Хатыны Резеданың туган көне иде. Өйдә калуны кулайрак күргән, бугай.

Ялгышмасам, узган ел да Азат Фазлыев Алсусыз гына алган “Алтын барс” ны. Быел да шулай булды. Әллә Алсу үпкәләткән “барслар” ны, әллә башка сәбәп… Кыскасы, Азат Фазлыевка бүләкне быел да үзенә генә бирделәр. Алай ярамый инде, җәмәгать!

Ришат Төхвәтуллин… Аны тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Акапеллага җырлаган бердәнбер артист булды ул.

Айдар Галимовны исә залдагы тамашачы хатын – кызларга кызыл розалар таратуы белән истә калдырырлар, мөгаен. Дөрес, чәчәкләр беренче рәтләргә генә эләкте. Сүз уңаеннан, ин күп “барс” та Айдар Галимовта икән! Аларны кая куеп бетерәдер инде? Әллә урыны җитмәгәнгә, беренче “Алтын барс”ын “Барс медиа” музеена тапшырды.

Чараны гадәттәгечә, Салават тәмамлады. Элвин Грей белән Салават дуслашкан дигән сүзләр дөрес булмадымы соң? Күпме көтсәк тә, Радик чыгыш ясамады. Гәрчә оештыручылар соңгы минутка кадәр вәгъдә итсәләр дә. Менә ул җитми калды халыкка.

Рәхәт мизгелләр

Нәрсә ошадымы? Вафат булган җырчылар – Вәсилә Фәттахова, Хәния Фәрхи, Әлфия Авзалова, Әлфис Кыямов, Илһам Шакировны искә алулары.

Алып баручыларның күп сөйләмәве. Артык сөйләмәве. Спонсорларны биш минут саен кабатламавы. “Алтын барс” ны сәхнәдә тапшырмаулары, аны тапшырырга йөзләгән кеше чыкмавы. Концертның биш сәгать бармавы. Менә, күрегез, без булдырабыз дип, биш дистә җырчыны чыгармаулары. Мәгънәсез, “тыш-даш” җырлар башкарылмавы. Монда Мәскәү режиссеры кулы сизелә. Анысы өчен рәхмәт, Лина ханым!

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә була : алдагы еллар белән чагыштырганда, “Татар җыры” быел бер башка гына түгел, икегә үскән сыман тоелды миңа. Зәвыклы, бераз ретро һәм… Калганын үзегез карарсыз. Телевизордан Яңа ел бәйрәмнәрендә күрсәтми калмаслар!

Лилия ЛОКМАНОВА

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*