tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иҗатыгыз гөрләп торсын
Иҗатыгыз гөрләп торсын

Иҗатыгыз гөрләп торсын

21 нче декабрьдә Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбленең отчет концерты узды. Халкыбызга рухи азык өләшүче “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле җырчылары “Аулак өй” күренеше белән концертларын башлап җибәрделәр. Иҗат дәрьясыннан илһам алучы өлкән яшьтәге җырчылар халык һәм эстрада җырларын башкардылар. Бәйрәм концертын татар халык авыз иҗатыннан уеннар, күмәк биюләр, ансамбльдә катнашучы шагыйрьләр башкаруында шигырьләр бизәде. Экраннан “Яшьлеккә сәяхәт”кә багышланган фотопрезентация күрсәтелеп барды.

Ансамбльне тамашачылар яхшы белә, алар Төмән өлкәсенең күпчелек татар авылларында концертлар куйган, танылган артистлар. Тубыллылар да үзешчән җырчыларны сагынып көтеп алалар. Матур, үзенчәлекле тавышлы, сәхнәдә үзләрен чын артистларча тота белгән җырчыларны тамашачылар яраталар. Кызыклы, эчтәлекле концерт программасын, “Аулак өй” йолаларын үткәрүне Клим Садыйков белән Римма Шәрипова оста алып бардылар. Өлкән яшьтәге тамашачылар артистларны җылы кабул итте. Шигырь сөйләүчеләр Сөнгатулла Бекенинны, Гөлҗиһан Закированы, Сәхия Ишбулаева, Мәфрүзә Муртазина, Гали Сәитовның чыгышларын алкышлар белән каршыладылар. Баянда уйнаучы Азат Абдуллин, ветеран уытучылар Заһидә Бекенина, Мәхмүдә Әминова, Гайния Гаитовалар, Камәрия Тимирова, Фәридә Бакиева сәхнәдә югалып калмадылар, җырладылар, рольләрне оста башкардылар, чын артистларча алкышларны кабул иттеләр. “Яшьлеккә сәяхәт” ансамблен, җитәкчеләре Розя Яхинаны бәйрәм тантанасы белән себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева, Төмән өлкә себер татарлары автономиясеннән Д.М.Абукин, Ә.Г.Гаитов, Р.М.Насыйбуллин котладылар.

Алар өлкә милләтләр комитеты милли костюмнар тегү өчен матди ярдәм биргәне турында әйтеп рәхмәт хатларын тапшырдылар. Роза апа: ””Яшьлеккә сәяхәт” җырчылары сәхнәдә инде унике ел булсалар да тамашачыларын ялыктырмадылар. Репертуарыбызны ел саен яңартып торабыз.Үзебезнең тырышлыгыбыз белән яңа милли костюмнар булдырабыз.

Артистларыбыз татар җырга-моңга гашыйк булган, милләт җанлы кешеләр,”-диде. Концерт программасын Тыва республикасының атаказанган артисты, биюче Гыйззат Әминов, Лангепас шәһәренең ”Нефтяник” мәдәният үзәгенең татар бүлеге җитәкчесе, “Якташлар” халык вокал ансамбле җитәкчесе Сирен Хәбибуллинның, режиссеры һәм җырчысы Роза Низамованың чыгышлары бизәде.

“Яшьлеккә сәяхәт”нең киләчәктә дә иҗаты гөрләп торсын, репертуарлары халык җырлары һәм дәртле моңлы яңа эстрада җырлар белән баесын.

Римма Умитбаева, Тубыл шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*