Чәбки-Саба авылында туып-үскән кызга язмыш сынауларны сабый чактан ук әзерли: әтиләре сугышка киткәндә әниләре итәгендә биш кыз бала калалар алар. Төпчек энеләре әтиләре сугышка киткәч кенә дөньяга килә.
“Әни көмәнле булып калып, аннан 1942 елда энебез туды. Әти сугыштан кайтмады. Биш сеңлемнең өчесе кечкенә вакытта үлде: икесе кызамыктан, берсе күз тиеп харап булды. Өчебез үстек”, –дип сөйли Зәйнәп апа.
Сатышта җиде сыйныфны тәмамлагач, 16 яшеннән кибетче итеп куялар аны. 1951 елда вербовка белән Чиләбе трактор заводына эшкә китә. Шунда Олы Нырты авылыннан Равил исемле егет белән танышып, гаилә коралар. 1953 елда уллары туа. Шул елны гаилә башлыгының туган авылына кайтып урнашалар. Әмма сугыштан соңгы авыр еллар, гаиләсен ачлыктан йолып калу нияте белән, Равил абыйның кабат Казахстан якларына чыгып китми чарасы калмый. Үзе шахтага эшкә урнашып, фатирлы булгач, гаиләсен дә янына алдыра. Бер-бер артлы туган балалар бәхетенә куанып, тормышларына сөенеп яшәгәндә 1969 елда шахтаның күмер чаба торган комбайнына кереп китеп Равил абый фаҗигале төстә вафат була. Зәйнәп апа 40 яшендә берсеннән берсе кечкенә биш баласын– Рафаэль, Илдар, Рузалия, Данис, Альмираны кочаклап тол кала. Иң зур балага 16 яшь, кечесенә 8 ай була бу вакытта.
“Казахлар арасында берүзем калдым. Бер танышым, бер ярдәмчем юк. Биш балага 40 сум пенсия түләделәр. Бу көннәрне искә алганда да үзәкләрем өзелә. Балаларны аякка бастыру өчен йокламадым да диярлек. Кайдан нәрсә юнәтә алам… Көн-төн бәйләдем”, –дип искә ала ул.
Шәлләр, башлык-шарфлар бәйләп сата. Тора-бара бу эшкә олы кызы Рузалияне дә өйрәтә. Балалары кимсенеп үсмәсеннәр, ятимлекне тоймасыннар дип бөтен мөмкинлекләрне булдырырга тырыша. Мохтаҗлык, сыңар канат белән тормышны ничек тә өстерәргә тырышу барына да этәрә.
“Ашханәләрдән арзангарак йомыркалар, майлар сатып ала идем. Бервакыт 1 чиләк йомырка юнәттем. Кибет йомыркасында яшел печать бар, сатып алучы аңа бик кызыкмый. Хуҗалыкныкына сорау зур. Аш серкәсе белән катнашма ясыйм да, төне буе утырып 1 чиләк йомыркадагы язуны бетерәбез. Иртән базарга алып барып сатам. Көн күрер өчен башка чара юк… Балалар бер-бер артлы мәктәпне тәмамладылар. Олы кызым бухгалтерлыкка, кечесе шәфкать туташына укыды. Өч улым да армия хезмәтендә булып кайтты. Берсе кайтып җитми, икенчесе китә. Олы улым армиядә, икенчесенең Венгриядә хезмәт итү вакыты төгәлләнергә тиеш иде. “Әни, миңа алмашка кеше килмәде, мине көзгә кадәр калдырдылар”, –дип сөмсере коелып хат язды. Алай булырга тиеш түгеллеген беләм. Нишләргә икән дип, уйладым да, әтисе вафат булган шахтага киттем”, –дип сөйли ул.
Гаилә башлыгының хезмәт урынында үлгәнлегенә белешмә алып военкоматка бара. Биредән ике улының армиядә икәнлеген, икенчесенең срогын озынайтканнарын раслаган язу алып улы хезмәт иткән частька юллый. Ананың баласы өчен өзгәләнгәннәре барын да җиңә: хаттан соң 10 көн дигәндә срогы тулган улы кайтып керә. Әмма аңа язмыш берсеннән-берсе авыр сынаулар әзерли: ана бер-бер артлы өч улын мәңгелеккә озата.
“Хәсрәтләрне бик күп күрдем, берсен үткәреп бетереп булмый, икенчесе аяктан ега. Әниемне, сеңлемне, аның өч баласын, энемне, аннары өч улымны югалттым. Бер улым немкага өйләнеп Германиягә киткән иде, 2006 елда ул шунда үлеп калды. Гәүдәсен дә күрә алмадым. Бер улым Красноярск шәһәрендә яши иде, 42 яшендә йөрәк чире белән үлде. Төпчегем Данис Кукмарага кайтып урнашып яши башлагач, өч ел элек вафат булды. Берара нинди хәбәр әйтерләр дип, телефонны алырга курка башладым. Үземә дип кәфенлекләр алып кайтып кына куям, хәбәр килә дә, алып китәм”, –дип әрнеп сөйли Зәйнәп ала.
Яше барган саен туган якның тарту көче үзенекен итә: 2017 елда алар Караганда шәһәреннән Сабага кайтып урнашалар. Бөек Ватан сугышының тол хатыны буларак фатир белән тәэмин ителә. Бүгенге көндә Зәйнәп апа кызы Рузалия белән бәхетле, хәерле картлык кичерә. Һаман да матурлыгын, мөлаемлылыгын җуймаган, газета-китаплар укый, кул эшләре белән яратып шөгыльләнә. Гомер юлының һәр көнен бүгенгедәй хәтерләп, эзлекле итеп сөйли…
“Беркайчан да кешедән көнләшмәдем, бу кеше бай, минеке юк , дигән уйны башыма кертмәдем. Кемгәдер яхшылык эшли алсам, шуңа сөендем. Бер кеше белән сүзгә килгәнемне, кеше гайбәтенә кергәнемне хәтерләмим. Аллаһы Тәгалә кылган изгелекләрем өчен саклый торгандыр инде мине, дип уйлыйм. Бәлки ятим балалар үстереп, аякка бастырганым өчендер, яшьли вафат булган улларым гомерен дә миңа өстәгәндер ”, –дип чын ихласлык белән сөйли Зәйнәп апа.
“Мин әтине бөтенләй хәтерләмим. Әмма менә шушы изге кеше –газиз әнием безгә әтине дә, әнине дә алмаштырды. Әниебез бик көчле хатын-кыз. Күпме кыенлыклар, хәсрәтләр кичерсә дә, сыгылмады, сынмады ул. Без әтисез булсак та мохтаҗлыкны күреп үсмәдек. Мин гомер буе әниемә шушы кадәр көч, сабырлык каян килә икән дип сокландым”, –дип әнисен коча кече кызы Альмира.
Зәйнәп Нургали кызын 95 яшьлек туган көне белән котларга өй тутырып туганнары, якыннары белән бергә, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Саба шәһәр җирлеге хезмәткәре дә килеп, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлавын тапшырдылар.
“100гә кадәр яшәргә дип килешү төзеп куйган идек инде, тутырып булырмы, юкмы… Кызым 100 яшең тулгач, яңаны төзибез диде”, – ди ул шаяртып…
Әлбәттә, 100 яшьне –бер гасыр чиген узып, Зәйнәп апага килешүләрне яңадан яңартырга насыйп булса иде!
Чыганак: saby-rt.ru