tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Пенза өлкәсе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Олег Ягов белән очрашты
Васил Шәйхразыев Пенза өлкәсе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Олег Ягов белән очрашты

Васил Шәйхразыев Пенза өлкәсе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Олег Ягов белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Пенза өлкәсендә. Бүген ул Пенза өлкәсе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Олег Ягов белән очрашты.

Очрашуда шулай ук Пенза өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияты рәисе Җиһанша Туктаров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев катнашты.

О.В.Ягов чарада катнашучыларны сәламләде. Пенза өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияты активлыгын, хакимият белән һәрдаим килешеп эшләвен әйтте.

Васил Шәйхразыев шулай ук катнашучыларны сәламләде, сәфәр программасы белән таныштырды. 2018 нче елда башланган Федераль округлардагы җыеннар хакында, быелгы округ җыелышлары, Бөтенроссия дин әһелләре форумы, Сабантуйлар, Милләт җыены кебек Бөтендөнья татар конгрессының чаралары хакында сөйләде.

Милли Шура рәисе “Татар кызы-2023” конкурсының җиңүчесе Пенза өлкәсеннән булуын билгеләп үтте һәм киләсе елга конкурсның Пенза өлкәсендә узачагын ассызыклады.

– Без чара өчен 1600 кешегә исәпләнгән иң зур залны бирәчәкбез. Чараны оештыруда ярдәм итәрсез дип өметләнәбез, – дип җавап бирде Олег Ягов.

Жиһанша Туктаров 11 мартта Пенза өлкәсендә өлкә ифтары узачагы турында хәбәр итте.

Очрашу ахырында Васил Шәйхразыев 2026 елда Пенза өлкәсендә Бөтенроссия авыл Сабантуен уздырырга тәкъдим итте.

– 2017 елда Пенза өлкәсе Городище районы Урта Әләзән авылында VIII Бөтенроссия авыл Сабантуе узды. Быел Бөтенроссия авыл Сабантуе Пермь краеның Барда авылы тирәсендә узачак. 2025 елда Сабантуй эстафетасын Киров өлкәсенең Малмыж районы кабул итәчәк. 2026 елда Пенза өлкәсендә Сабантуй оештырырга мөмкин, – диде ул.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*