tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пенза өлкәсендә Идел буе Федераль округы Татар милли-мәдәни җәмгыятьләре җитәкчеләре һәм вәкилләре җыелышы узды
Пенза өлкәсендә Идел буе Федераль округы Татар милли-мәдәни җәмгыятьләре җитәкчеләре һәм вәкилләре җыелышы узды

Пенза өлкәсендә Идел буе Федераль округы Татар милли-мәдәни җәмгыятьләре җитәкчеләре һәм вәкилләре җыелышы узды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Россия Федерациясенең Федераль округлары буенча эшлекле сәфәрен дәвам итә. Бүген Пенза өлкәсендә Идел буе Федераль округы Татар милли-мәдәни җәмгыятьләре җитәкчеләре һәм вәкилләре җыелышы узды.

Җыелышта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Пенза өлкәсе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Олег Ягов, Пенза шәһәре Думасы рәисе Владимир Мутовкин, Пенза өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияты рәисе Җиһанша Туктаров катнашты.

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы, Башкортстан, Марий Эл, Мордовия, Удмуртия, Чувашия, Пенза, Киров, Саратов, Ырымбур, Түбән Новгород, Ульяновск өлкәләреннән татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

Пенза өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Җиһанша Туктаров катнашучыларны сәламләде.

– Быелгы очрашуның безнең җирдә узуы белән без бик горурланабыз. Пенза өлкәсендә 70 меңнән артык татар яши. Без башка халыклар белән ярдәмләшеп яшибез, аралашабыз һәм шул ук вакытта үз телебезне, динебезне, мәдәниятебезне сакларга һәм үстерергә тырышабыз. Бу эштә безгә һәрвакыт Пенза өлкәсе губернаторы Олег Владимирович Мельниченко һәм өлкә Хөкүмәте ярдәм итә. Рәхмәт аларга, – диде ул.

Васил Шәйхразыев үз чыгышында Татарстан Хөкүмәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән җыелганнарны сәламләде һәм Федераль округларда ел саен уздырыла торган очрашулар турында сөйләде. Чыгыш ахырында ул 2024 елда Россия Федерациясе Президентын сайлаулар узачагын билгеләп үтте һәм барлык татар милли-мәдәни җәмгыятьләрен сайлауларда актив катнашырга чакырды.

Чарада шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының 2023 елдагы эшчәнлеге турында видеоролик тәкъдим ителде. Татар оешмалары җитәкчеләре башкарылган эшләр турында докладлар белән чыгыш ясадылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*