tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чистай шәhәрдә “Татар малае, татар кызчыгы-2024” бәйгесе узды
Чистай шәhәрдә “Татар малае, татар кызчыгы-2024” бәйгесе узды

Чистай шәhәрдә “Татар малае, татар кызчыгы-2024” бәйгесе узды

Чистай шәhәренең Ислам үзәгендә “Ак калфак” татар хатын- кызлары иҗтимагый оешмасы мөхтәсибәт hәм мәгариф бүлеге белән бергә 6-7 яшьлек балалар өчен “Татар малае, татар кызчыгы-2024” муниципаль бәйгесе уздырдылар. Бәйгедә шәhәребез hәм районыбызның 9 балалар бакчаларыннан hәм 8 мәктәпләрдән барысы 22 бала катнашты.

Бәйгечеләр башта үзләре белән таныштырдылар. Аннан соң үзләренең теләктәш төркемнәре ярдәмендә татар халкының милли йолалары, гореф- гадәтләре күренешләрен тәкьдим иттеләр. Бәйгечеләр шулай ук нәсел агачлары- шәҗәрәләре турында да сөйләп бирделәр . Ә соңыннан кызлар сәдәф тагу, малайлар кадак кагу буенча да осталыкларын күрсәттеләр.

Бәйгечеләр бик нык әзерләнеп килгәннәр. Балаларның татар телендә иркен сөйләшүләре, барысының да зәвыклы милли киемнәрдә чыгыш ясаулары, бик теләп катнашулары сөендерде. Тәрбиячеләр,музыка хезмәткәрләре, укытучылар балаларны бик матур әзерләгәннәр бу бәйгегә. Балалар “Каз өмәсе” , “Кичке уен”, Балага исем кушу” ,”Яңгыр теләү” йолаларыннан, “Сабантуй” бәйрәменнән күренешләр тәкьдим итүдә үз осталыкларын күрсәттеләр. Балаларны Бу өлкәдә тәрбияләүне, hичшиксез, әле дәвам итәсе бар.

Нәсел агачлары, шәҗәрәләр турында да балалар бер дә авырсынмыйча сөйләп бирә алдылар.

Соңгы биремне дә бәйгечеләр бик теләп үтәделәр: сәдәф тә кададылар, кадак та кактылар.

6 яшьлек бәйгечеләр арасында “Татар малае-2024” исеменә “Кояшкай” балалар бакчасыннан Мөхәммәтшин Әмин лаек булып, Диплом hәм кыйммәтле бүләк алды( җитәкчеләр: Винокурова С.А.,Габитова Р.Р.,Ахмерова Г.А.).
“Татар кызы-2024” исеменә 20 нче балалар бакчасыннан Миннекиева Язилә лаек булды, диплом hәм кыйммәтле бүләккә ия булды ( җитәкчеләр:Нуриева К.М.,Трусова Е.Г.,Юзеева Е.А.)

7 яшьлек бәйгечеләр арасыннан “Татар малае, татар кызчыгы- 2024” муниципаль бәйгесендә “Татар малае-2024” исемен Иске Роман мәктәбеннән Митаев Рүзәл яулады ( җитәкчеләр:Хамзина Р.М., Митаева Л.Ф.) Ул шулай ук диплом , кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде.
“Татар кызы-2024” исемен 3 нче гимназия укучысы Хәйруллина Мәдинә яулады (җитәкчеләр:Шәрифуллина Г.А., Хөснетдинова Л.Ш.,Фәтхетдинова), диплом, кыйммәтле бүләккә ия булды.

Башка бәйгечеләр дә шулай ук аерым номинацияләрдәге дипломнар белән hәм кыйммәтле бүләкләр белән билгеләнделәр.

Бәйгебезнең иганәчеләре Гарифуллина Халидә Галяветдин кызына hәм Галимова Азалия Әнвәр кызына олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

“Ак калфак” оешмасы, Чистай

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*