tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Айгөл Сәмигуллина: “Без теккәнне яратып кияләр”
Айгөл Сәмигуллина: “Без теккәнне яратып кияләр”

Айгөл Сәмигуллина: “Без теккәнне яратып кияләр”

Кулың эш белсә, ачка үлмисең! Дөрес сүзләр бу. Кемдер тегә, кемдер чигә, берәүләр пешерә, икенчеләр төшерә. Кукмара районының Вахит авылында яшәүче Айгөл Сәмигуллина да нинди генә эшкә тотынып карамый. Башта бик актив итеп авыл тормышын күрсәтеп социаль челтәрләрдә үз сәхифәсен алып бара. Биш балалы әни булу өстенә, маллар тоту, авылда яшәү серләрен язылучыларына татарча гына түгел,  русча да сөйли иде. Хәзер инде ике сарыгы калган. Үзе исә күңеленә якын эш тапкан. Ул хәзер Кукмарада тегү цехы ачып, хатын-кызларны матур итеп киендерә.

– Башта нинди генә эшкә тотынмадым инде. Бәйләдем дә, чиктем дә. Әмма тегү эше үзенә тартты. Гап-гади баш киемнәре тегә башлаган идем. Әкренләп теккәнемне күреп башка киемнәр дә сорый башладылар. Сарафан радиосы аша хәбәр таралып, заказлар күбәйде. Тукымаларның яхшыларын гына сайларга тырышам. Сыйфатын белеп алгач, кабат-кабат килүчеләр бар. Мөселман хатын-кызлар өчен күлмәкләр, итәк-кофталар, хәтта спорт киемнәре тегә башладым. Өйдә генә кысан булгач, Кукмарада бина арендалап, шунда күчтек, – дип сөйли Айгөл. – Монда тегү цехы ачтык. Бинаның бер өлешендә кибет ясадык. Бер бүлмәдә тукыманы кисеп торалар, икенчесендә тегәләр, өченчесендә киеп карап сатып алып була. Клиентларыбызга күлмәкнең озынлыгын кистереп алу, кирәк икән тарайту, спорт киемнәренә район, үз исемеңне яздырту  мөмкинлеге дә каралган.

Бар эшендә ире Райнур зур терәк була. Аның да үз эше бар. Райнур тимердән матур эшләнмәләр ясый. Кием элгечләре дә, өстәл, урындыклар аның кулында тагын да матурлана.  Кешеләр аеруча Райнур ясаган җыелмалы өстәл, эскәмияләрне бик теләп сатып ала икән. Ашлар, бәйрәмнәр өчен уңайлы икән ул җиһазлар.

– Дүрт балабыз мәктәптә укый. Кечкенәсе бакчада әле. Иремнең тимер эше авылда булгач, миңа тыныч. Балаларны барлап торырга ул бар. Күңел тыныч булгач, эшлисе генә килеп тора, – ди Айгөл. – Әкренләп милли бизәкләр белән ашъяулык, алъяпкычлар тегә башладык. Киемнәргә кайбер өлгеләрне үзем эшлим, күбрәк үрнәген сатып та алам. Хатын-кызлар өчен гигиена әйберләрен дә тукымадан эшләргә өйрәндек. Ошаталар аны да.

Айгөл бу арада заказларыма җитешеп тә булмый, ди. Күпләп алучылар белән эшли икән. Тегеп кенә өлгер, ди үзе.

– Бу тормышта үз эшеңне, үз юлыңны табарга кирәк. Ялкауланмасаң, тырышсаң, бар да була. Вакытны дөрес итеп бүлсәң, өлгерәсең дә. Инде әкренләп балалар да үсеп килә. Бер-берләренә иптәш алар. Иремнең гел ярдәм итү, нинди эшкә тотынсам да, хуплап тору, күңелне үсендерүе дә ярдәм итә – үз эшегезне башларга куркып тормагыз. Тәвәкәлләп тотыну җитә, аннары әкренләп җимешләрен күрә башлыйсың аның. Күпме матур сүзләр, рәхмәт ишетәсең. Әнә шул сүзләр канат куя да инде, – ди Айгөл.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Источник: vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*