Бахрейнның күренекле дин галиме Ибраһим әл-Мурейхи татар мәгърифәтчеләре мирасын өйрәнгән.
«Шушы көннәрдә безнең диссертация советы әгъзасы, Бахрейнның күренекле дин галиме Ибраһим әл-Мурейхиның өч томлык монографиясен бастырачакбыз. Әлеге хезмәт татар дин галимнәренең остазлык чылбырын, ягъни кем кемнән белем алганын, өйрәнүгә багышланган», – диде Болгар ислам академиясе ректоры вазифасын башкаручы Айнур Тимерханов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында.
Академия җитәкчесе сүзләренчә, чит ил галимнәренең татарлар мирасы белән кызыксынуы – мөһим факт. «Бу безнең мәгърифәтчеләренең мирасы чыннан да булганын, аның хәзерге заманда халыкара дәрәҗәдә кулланышка кертелүен күрсәтә», – диде Айнур Тимерханов.