Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Бахрейнның дин галиме Ибраһим әл-Мурейхи татар мәгърифәтчеләре мирасын өйрәнгән
Бахрейнның дин галиме Ибраһим әл-Мурейхи татар мәгърифәтчеләре мирасын өйрәнгән

Бахрейнның дин галиме Ибраһим әл-Мурейхи татар мәгърифәтчеләре мирасын өйрәнгән

Бахрейнның күренекле дин галиме Ибраһим әл-Мурейхи татар мәгърифәтчеләре мирасын өйрәнгән.

«Шушы көннәрдә безнең диссертация советы әгъзасы, Бахрейнның күренекле дин галиме Ибраһим әл-Мурейхиның өч томлык монографиясен бастырачакбыз. Әлеге хезмәт татар дин галимнәренең остазлык чылбырын, ягъни кем кемнән белем алганын, өйрәнүгә багышланган», – диде Болгар ислам академиясе ректоры вазифасын башкаручы Айнур Тимерханов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында.

Академия җитәкчесе сүзләренчә, чит ил галимнәренең татарлар мирасы белән кызыксынуы – мөһим факт. «Бу безнең мәгърифәтчеләренең мирасы чыннан да булганын, аның хәзерге заманда халыкара дәрәҗәдә кулланышка кертелүен күрсәтә», – диде Айнур Тимерханов.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*