tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «III Яңа татар җыры» бәйгесенә җырлар кабул итү башланган
«III Яңа татар җыры» бәйгесенә җырлар кабул итү башланган

«III Яңа татар җыры» бәйгесенә җырлар кабул итү башланган

«III Яңа татар җыры» бәйгесенә җырлар кабул итү башланган. Бу хакта журналистларга Рәшит Ваһапов фондының яңа концерт сезонына һәм проектларына багышланган очрашуда Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов әйтте.

«Шушы көннәрдә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов «Яңа татар җыры» бәйгесен дәвам итү идеясен хуплады һәм тиешле чаралар кабул итүне йөкләде. Безнең зур максатыбыз – башка елларны җиңгән җырларны популярлаштыру. Быел яңа җиңүчеләрне күп сайлау ихтыяҗы да юк. Киләсе елга концертның бер өлешен узган ел җиңгән җырлардан төзи алабыз. Шуңа күрә җырларга таләп артачак», – диде Рифат Фәттахов.

Бәйгегә гаризалар 8 ноябрьгә кадәр кабул итәчәкләр. Нәтиҗәләр декабрьдә чыгар дип көтелә. Конкурсның гала-концерты 18 март көнне Пирамида концертлар залында булачак.

Конкурсның премиаль фонды – ике миллион дүрт йөз. Беренче урынга – 200 мең, икенче урынга – 150 мең, өчкә 100 мең күләмендә премия бирәчәкләр.

Рифат Фәттахов авторларга гаризаларны бирүне соңгы көнгә калдырмауларын сорады.

«Авторлар һәрвакыттагыча соңгы көнне көтәләр. Беренче елны 370кә якын җыр килде, шуның өч йөзе – соңгы ике көндә. Безнең компьютерлар эшләүдән туктады. Авторларда үз хезмәтләрегезне вакытында бирегез дип әйтәсе килә. Чөнки кайбер чакта конкурска гаризалар техник яктан кабул ителми. Йә паспорты, йә башка документы булмый. Гаризаны алданрак бирсәләр, без аларга яңадан тутырыгыз дип әйтә алабыз», – диде ул.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*