30 ноябрь көнне өлкә үзәгендә, Түбән Новгород ярминкәсенең Герблар залында губернатор урынбасары Андрей Гнеушев 30дан артык әнине бәйрәм уңаеннан бүләкләде.
Алар арасында өч милләттәшебез дә бар иде – Кызыл Октябрь округы Семочки авылыннан Алсу Хәсәнова һәм Пильна округы Сафаҗай авылыннан Гөлсем Алимова губернаторның Рәхмәт хатларына лаек булдылар, ә Спас округы Татар Моклокасы авылында яшәүче Гализә Кукаевага өченче дәрәҗә күп балалы әни Дипломы тапшырылды. Бу ханымнар өчесе дә күп балалы – Алсу җиде, Гөлсем биш, Гализә өч бала әнисе.
Әлбәттә, балага дөрес тәрбия бирү җиңел эш түгел, моны өлкә губернаторы Глеб Никитин да үзенең бәйрәм котлавында билгеләп үткән иде. “Балаларны тәрбияләү тәүлек буе хезмәт итүне таләп итә. Сабый үскәнче күпме борчылу һәм дулкынлану кичерергә туры килүен сез генә беләсез. Беренче адымнардан диплом алуга, беренче рәсемнән һөнәри уңышларга кадәр – үсешнең һәр этабында аңа сезнең ярдәмегез һәм игътибарыгыз мөһим. Баланың яратучы һәм аңлаучы әнисе булу – зур бәхет”, – дип язган иде ул.
Без шушы югары дәрәҗәле бүләкләргә ия булган әниләрне чын күңелдән котлыйбыз, аларның һәрбересе моңа, һичшиксез лаек.
Наилә ЖИҺАНШИНА
“Туган як” газетасы