“Алтын каләм – Золотое перо”: балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты республика фестиваленең гаризалар кабул итү кампаниясе ачылды.
Фестиваль юнәлешләре:
– Басма журналистика (рус һәм татар телендә)
– Телевидение (рус һәм татар телендә)
– Видеоблогинг (рус һәм татар телендә) – социаль челтәрләрдә эшчәнлек алып баручы яшьләр өчен юнәлеш.
– Радио (рус һәм татар телендә)
– Подкастинг (рус һәм татар телендә)
– Фотожурналистика
Фестивальдә катнаша ала:
– гомуми белем бирү мәктәп укучылары һәм журналистика белән кызыксынучы 10 яшьтән 18 яшькә кадәр өстәмә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр;
– журналистика белән мавыгучы яки бу өлкәдә эшләүче 20 яшькә кадәрге профессиональ белем бирү оешмалары укучылары һәм аны тәмамлаучылар.
Тиешле документларны 21 апрельгә кадәр Балтач район китапханәсенә тапшырып була.