tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балтач районында “Алтын каләм – Золотое перо” фестивале старт алды
Балтач районында “Алтын каләм – Золотое перо” фестивале старт алды

Балтач районында “Алтын каләм – Золотое перо” фестивале старт алды

“Алтын каләм – Золотое перо”: балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты  республика фестиваленең гаризалар кабул итү кампаниясе ачылды.

Фестиваль юнәлешләре:

– Басма журналистика (рус һәм татар телендә)

– Телевидение (рус һәм татар телендә)

– Видеоблогинг (рус һәм татар телендә) – социаль челтәрләрдә эшчәнлек алып баручы яшьләр өчен юнәлеш.

– Радио (рус һәм татар телендә)

– Подкастинг (рус һәм татар телендә)

– Фотожурналистика

Фестивальдә катнаша ала:

– гомуми белем бирү мәктәп укучылары һәм журналистика белән кызыксынучы 10 яшьтән 18 яшькә кадәр өстәмә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр;

–  журналистика белән мавыгучы яки бу өлкәдә эшләүче 20 яшькә кадәрге профессиональ белем бирү оешмалары укучылары һәм аны тәмамлаучылар.

Тиешле документларны 21 апрельгә кадәр Балтач район китапханәсенә тапшырып була.

 

baltasi.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*