tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минзәлә районында Ислам дине кабул ителүгә 1100 еллык уңаеннан чаралар була
Минзәлә районында Ислам дине кабул ителүгә 1100 еллык уңаеннан чаралар була

Минзәлә районында Ислам дине кабул ителүгә 1100 еллык уңаеннан чаралар була

Минзәлә районында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләргә кагылышлы мәсьәләләр буенча эш төркеменең күчмә утырышы Югары Тәкермән авылында узды. Утырышны Минзәлә районы советы аппараты җитәкчесе Аида Биктимерова һәм Минзәлә районы башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев алып бардылар.

Югары Тәкермән авыл җирлегендә милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү һәм әлеге территориядә яшәүче милләт вәкилләренең гореф-гадәтләрен, традицияләрен саклау өлкәсендәге эшчәнлек белән җирлек башлыгы Алия Шәрипова таныштырды. Бу хакта «Минзәлә» газетасы хәбәр итә.

Утырышта аеруча зур игътибар Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 еллык уңаеннан районда чаралар үткәрүгә юнәлтелгән иде.

«Әлеге чараларның киң күләмле һәм мөмкин кадәр күбрәк кеше җәлеп итеп үткәрәлүе мөһим», – диде Аида Биктимерова.

Район мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков сүзләренчә, мөхтәсибәт тарафыннан чаралар үткәрүнең төп мәйданчыгы мәчетләр булачак.

– Бүгенге көндә Аю авылында мәчет төзелеше бара, яңа мәчетләр төзү планы да бар. Күптән түгел Тупач авылында мәчетнең 15 еллыгы уңаеннан күркәм чара үткәрелгән иде. Шулай ук Тулбай авылында мәчетнең 30 еллыгын үткәрү планлаштырыла, – диде ул.

Мәгариф учреждениеләрендә кечкенәдән үк балаларда милли традицияләргә мәхәббәт һәм патриотик хисләр тәрбияләү буенча эшчәнлек турында район мәгариф бүлеге җитәкчесе Леонид Петраев чыгыш ясады. Райондагы Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Рузил Миңнеханов мәдәният хезмәткәрләре һәм райондагы милли-мәдәни общиналары тарафыннан милләтара дуслыкны ныгыту максатыннан үткәрелгән чаралар белән таныштырды.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*