tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән өлкәсендә төрки телле халыклар фестивале кысаларында гала-концерт узды
Төмән өлкәсендә төрки телле халыклар фестивале кысаларында гала-концерт узды

Төмән өлкәсендә төрки телле халыклар фестивале кысаларында гала-концерт узды

Төмән районы Каскара авылының кунакчыл «Юность» мәдәният йортында төрки телле халыклар фестивале кысаларында гала-концерт гөрләп узды. Фестиваль өч зур смотр-конкурсны берләштерде. Алар – “Таң йолдызы-2022”, “Халык сәнгате-2022”, “Уйна, гармун-2022”. Конкурсларда катнашу дистанцион форматта оештырылды.

Халыкны һәм кунакларны Төмән районының иң яхшы башкаручылары һәм иҗат коллективлары үзләренең матур чыгышлары белән сөендерделәр. Мәдәният үзәгендә жюри әгъзалары тарафыннан бәяләү өчен конкурста катнашучыларның декоратив-гамәли иҗат һәм рәсем сәнгате буенча әзерләнгән кул эшләреннән күргәзмә оештырылган иде. Гала-концертны алып баручы Гөлфия Әмирова һәм аның кечкенә ярдәмчесе – Талымхан урта мәктәбе укучысы Марсель Хәмитов – бәйрәм кунакларының мәхәббәтен яуладылар.

Бәйге шартлары буенча «Таң йолдызы-2022» смотр-конкурсында 17 яшькә хәтле укучы яки студентлар, «Халык сәнгате -2022» конкурсында 18 яшьтән өлкән булган сәнгать ияләре катнаштылар. «Уйна, гармун! -2022» бәйгесе барлык яшь категорияләре өчен үткәрелде. Фестиваль-конкурста татар коллективлары гына түгел, Төмән муниципаль районы үзешчән халык иҗаты коллективлары һәм башкаручылары да ярыштылар. Гала-концертта барлыгы 122 коллектив чыгышы, декоратив-гамәли иҗат һәм сынлы сәнгать номинациясендә 105 катнашучының эшләре тәкъдим ителде. 95 лауреат I,II,III дәрәҗәдәге дипломнар һәм кубоклар белән бүләкләнде.

«Таң йолдызы-2022» район смотр-конкурсында «Инструменталь башкару» номинациясендә 1 нче дәрәҗәдәге лауреат дипломы белән «Шытыр-шатыр» фольклор-этнография ансамбле (кече һәм урта төркем, җитәкчесе Гаяз Габдуллин, Шыкча авылы), әлеге номинациядә 1 нче дәрәҗәдәге диплом белән «Струна» гитарачылар ансамбле (җитәкчесе Илгиз Ихсанов, Индрәй авылы) бүләкләнделәр.

«Фольклор» номинациясендә 1 нче дәрәҗәдәге дипломны «Ләйсән» вокаль ансамбле яулады (җитәкчесе Тәския Назметдинова, Муллаш авылы). «Нәфис сүз» номинациясендә 1 нче дәрәҗәдәге дипломга Умар Бәширов (җитәкчесе Раиф Сабиров, Талымхан авылы) иреште, шулай ук беренче дәрәҗәдәге лауреат дипломын Ислам Хәмидуллин (җитәкчесе Гүзәлия Муллачанова, Шыкча авылы) яулады.

«Халык хореографиясе» номинациясендә 1 нче дәрәҗәдәге дипломга Азалия Рафикова (җитәкчесе Нурания Босова, Каскара авылы), шул ук номинациядә 1 нче дәрәҗәдәге лауреат исеменә Дарья Кузнецова, Сания Бабаева (җитәкчеләре Ирина Капранова, Каскара авылы), «Задоринка» халык бию ансамбле (җитәкчесе Анна Малинина, Боровое поселогы) лаек булдылар.

«Милли декоратив-гамәли иҗат» номинациясендә 1 дәрәҗәдәге лауреат дипломы белән «Индиго» балалар гамәли иҗаты студиясеннән Лина Бикмеева (җитәкчесе Альбина Бикмеева, Онохино авылы), Алия Мөхәммәтҗанова, Эвелина Уразова (җитәкчеләре Елена Юскаева, Янтык авылы) бүләкләнделәр. Шулай ук 1 дәрәҗәдәге дипломга «Хәзинә» балалар студиясе (кече төркем, җитәкчесе Тәския Назметдинова, Муллаш авылы) ия булды.

«Сынлы сәнгать» номинациясендә 1 дәрәҗәдәге лауреат дипломына «Ритм» Каскара балалар сәнгать мәктәбе укучылары Софья Павлова, Роман Куркин (җитәкчеләре Галина Рыбчинчук, Каскара авылы), Светлана Илларионова (җитәкчесе Арслан Бакиев, Каскара авылы), Юлия Мосиевских (җитәкчесе Анастасия Симакова, Каскара авылы) һәм Залия Хәлитуллина (җитәкчесе Тәслимә Хәлитуллина, Шыкча авылы) лаек булдылар.

«Халык сәнгате-2022» район смотр-конкурсында «Халык вокалы» номинациясендә 1 дәрәҗәдәге лауреат дипломы белән Альбина Әминова (җитәкчесе Гаяз Габдуллин, Шыкча) бүләкләнде.

«Нәфис сүз» номинациясендә 1 дәрәҗәдәге лауреат дипломын Руфилә Мәхмүтова (җитәкчесе Раиф Сабиров, Талымхан) яулады.

«Милли декоратив-гамәли иҗат» номинациясендә 1 дәрәҗәдәге лауреат дипломы белән Гөлнара Ильиных (Шыкча урта мәктәбе), Рәхимә Абдуллина, Руфилә Мәхмүтова (җитәкчеләре Елена Юскаева, Талымхан авылы) бүләкләнделәр.

«Уйна, гармун-2022» район смотр-конкурсында 1 дәрәҗәдәге лауреат дипломы белән Хәлил Әйтмөхәммәтов (җитәкчесе Гөлзифа Нигъмәтуллина, Боровский поселогы) тәбрикләнде.

Кунаклар бик теләп татар халкының декоратив-гамәли иҗаты күргәзмәсендә фотога төштеләр. Тантанадан соң халык тиз таралмады, хис-кичерешләре, хатирәләре белән уртаклашты. Бәйрәм бик җылы, якты һәм милли рухта узды.

Ләйлә Мәдьярова

Татары Тюмени

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*