tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балык бистәсе мөхтәсибәтендә төзекләндерүдән соң 122 еллык тарихи мәчет ачылды
Балык бистәсе мөхтәсибәтендә төзекләндерүдән соң 122 еллык тарихи мәчет ачылды

Балык бистәсе мөхтәсибәтендә төзекләндерүдән соң 122 еллык тарихи мәчет ачылды

Сафәр аеның 3 нче көнендә (19нчы августта), Балык бистәсе районы Мәмле Казаклар Чаллысы авылында төзекләндерүдән соң Әхмәтвәли мәчете үз ишекләрен ачып җибәрде. Әлеге чарада Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Нәзарәтнең Аксакаллар шурасы рәисе урынбасары, Казанның Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин, Балык бистәсе районы имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов, Балык бистәсе районы башлыгы урынбасары – Балык бистәсе муниципаль районы Советы рәисе урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова, тарихчы Нурулла Гариф, Балык бистәсе районы имамнары, дин кардәшләр һәм авыл халкы катнашты.

Тантанага җыелган халыкны сәламләп, Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән катнашучыларга вәгазь-нәсыйхәт сүзләрен аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов ирештерде, ул рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуда мәчетләрнең зур вазифа башкаруын билгеләп узды, рухи яктан чистару, пакьләнү өчен мәчетләргә йөрү кирәклеген билгеләп үтте.

2022-2023 елларда “Әхмәтвәли” мәчете “Кулон” ябык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Альберт Фәхретдиновның тырышлыгы һәм матди ярдәме белән төзекләндерелде.

Әйтергә кирәк, Балык бистәсе районында сакланып калган әлеге борынгы таш мәчеткә 122 ел. Дин иреге кайтканнан соң, ул мәчет буларак 2000нче елда кулланыла башлый. Бина таушалган, тузган булу сәбәпле, капиталь ремонт үткәрү авыл халкының бик зур хыялы була. Әлеге фикерне ишетеп алып, бу изге эшкә Альберт Шамил улы алына һәм аны җиренә җиткереп ел ярым эчендә башкарып та чыга.

Биредә башкарылган һәм танып булмаслык үзгәрешләр санап бетергесез. Мәчет идәне тулысы белән алыштырылды, җылытылды һәм плиткалар җәелде, яңа тәрәзәләр һәм җылыту системасы куелды, яңа келәмнәр сатып алынды, стеналарны штукатурлап, яңа обойлар ябыштырылды, тышкы яктан сайдинг белән тышланды, манара һәм түбә яңартылды, яңа ишекләр куелды, санузел һәм кухня ясалды, кухня гарнитуры алынды, ишегалдына туфрак кертеп газон чәчелде, коймалар тотылды. Яңа минбәр урнаштырылды.

Мәчет 120 кешегә исәпләнгән, барлык уңайлыклар тудырылган тәһарәтханәсе һәм кухнясы бар.

Мәчет ачылышы тантанасына атап тарихчы Нурулла Гариф “Мәмле Казаклар Чаллысы авылы тарихы” исемле китап нәшер итте, биредә әлеге мәчетнең төзелү тарихы, революциягә кадәр эшчәнлеге бик тирән яктыртыла.

Мәмле Казаклар Чаллысы авылына 1619 елда нигез салына. Тарихи чыганаклар буенча, биредә мәчет булганлыгы 1835нче елда ук билгеле. 1901нче елда авылда чыккан көчле янгында 71 йорт һәм агач мәчет яна. Янгыннан соң авыл бае Мөхәммәтгали Сибиряков 1901нче елда нибары биш-алты ай эчендә таш мәчет төзетеп чыга. Ул – Балык бистәсе районындагы иң беренче таш мәчет булып тора.

Совет чорында бина мәчет булып файдаланылмый һәм мәктәп булып хезмәт итә. 2000 елларда мәктәп өчен яңа бина төзелгәч, ул авыл халкына кайтарыла. Мәчет эченә мәхәллә тарихы язып эленде, шулай ук элекке чордан билгеле булган барлык муллаларның исем-фамилияләре, вазифалары һәм кайсы елларда хезмәт итүләре язып куелды.

Бүгенге көндә Балык бистәсе мөхтәсибәтендә 46 мәчет эшли.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*