Башкортстан Республикасының Туймазы районы Төмәнәк авылының “Бабай утары” этнографик музей биләмәсендә шаулап-гөрләп җыр-моң бәйрәме – үзешчән фольклор ансамбльләрнең “Җырлыйк әле” дип аталган төбәкара фестиваль-бәйгесе үтте. Чарада Бөтендөнья татар хатын-кызлары хәрәкәтенең иҗтимагый координацион советы рәисе, региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова катнашты.
Катнашучыларның һәммәсе дә татар халкының милли йолалары, гореф-гадәтләрен чагылдыручы эчтәлекле тамаша тәкъдим итте. Кунакларга “Сөмбелә бәйрәме”, “Кич утыру”, “Исем кушу”, “Сарыкчылык”, “Карга боткасы”, “Сабантуй” һәм башка йолаларны күрү бәхете елмайды. 13 коллектив арасыннан Гран-при һәм урыннар ияләре билгеләнде.
Җиңүчеләр исемлеге:
Гран-при -“Җидегән чишмә” ансамбле (Чишмә районы, Ярми авылы)
1 урын – “Җитенкәй” ансамбле (Борай районы, җитәкчесе Альбина Нафикова)
2 урын – “Ихлас”ансамбле (Шаран районы, Күгәрчен-Бүләк авылы)
3 урын – “Ярмәкәй егетләре” һәм “Ак калфак кызлары»
3 урын – “Туймазы мәрҗәннәре” (Туймазы шәһәре)