tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда “Җырлыйк әле!” үзешчән фольклор ансамбльләрнең төбәкара фестивале җиңүчеләре билгеле
Башкортстанда “Җырлыйк әле!” үзешчән фольклор ансамбльләрнең төбәкара фестивале җиңүчеләре билгеле

Башкортстанда “Җырлыйк әле!” үзешчән фольклор ансамбльләрнең төбәкара фестивале җиңүчеләре билгеле

Башкортстан Республикасының Туймазы районы Төмәнәк авылының “Бабай утары” этнографик музей биләмәсендә шаулап-гөрләп җыр-моң бәйрәме – үзешчән фольклор ансамбльләрнең “Җырлыйк әле” дип аталган төбәкара фестиваль-бәйгесе үтте. Чарада  Бөтендөнья татар хатын-кызлары хәрәкәтенең иҗтимагый координацион советы рәисе, региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова катнашты.

Катнашучыларның һәммәсе дә татар халкының милли йолалары, гореф-гадәтләрен чагылдыручы эчтәлекле тамаша тәкъдим итте. Кунакларга “Сөмбелә бәйрәме”, “Кич утыру”, “Исем кушу”, “Сарыкчылык”, “Карга боткасы”,  “Сабантуй” һәм башка йолаларны күрү бәхете елмайды. 13 коллектив арасыннан Гран-при һәм урыннар ияләре билгеләнде.

Җиңүчеләр исемлеге:

Гран-при -“Җидегән чишмә” ансамбле (Чишмә районы, Ярми авылы)
1 урын – “Җитенкәй” ансамбле (Борай районы, җитәкчесе Альбина Нафикова)
2 урын – “Ихлас”ансамбле (Шаран районы, Күгәрчен-Бүләк авылы)
3 урын – “Ярмәкәй егетләре” һәм “Ак калфак кызлары»
3 урын – “Туймазы мәрҗәннәре” (Туймазы шәһәре)

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*